

Себер федераль университеты галимнәре цирконий диоксиды нигезендә ныклы материал тәкъдим итә.
Авторлар аны имплантантлар җитештерүдә чит ил чималын, шулай ук тау чыгару сәнәгате җиһазларының һәм микроэлектрониканың кайсыбер детальләрен алыштыру өчен кулланырга мөмкин дип саный.
Бу импортны алыштыру проекты. Бүген дөньяда югары чистартылган цирконий диоксидын сирәк кенә компанияләр җитештерә. Нигездә, аны теш имплантантлары ясау өчен кулланалар. Цирконий оксидын куллану өчен тагын бер юнәлеш - ясалма оча һәм бот буын детальләрен ясау. Мондый төр продукциягә ихтыяҗ зур, ә чит ил медицина эшләнмәләре Русия базарына чыгарылмый диярлек.
Фото: cerecon.ru