Сәламәтлек
12 Май 2025, 18:49

Артроз белән җәфаланучыларга яхшы киңәшләр

Сәламәт булыгыз! 

Артроз белән җәфаланучыларга яхшы киңәшләрАртроз белән җәфаланучыларга яхшы киңәшләр
Артроз белән җәфаланучыларга яхшы киңәшләр

Артроз вакытында буыннардагы кимерчәкнең таркалуы нәтиҗәсендә ялкынсыну процессы башлана. Аны киметү өчен, рационга омега-3 кертергә кирәк. Бу элемент скумбрия балыгында күп.

Шулай ук, рационыгызда һәрвакыт пешкән дөге булсын, ул буыннарны чистарта, артык тозларны чыгара.

Кара һәм яшел торма белән "дуслашыгыз".Аңардан салатлар ясап ашагыз.

Киви. Әлеге җимеш гиалурон синтезына ярдәм итә торган антиоксидантларга бай.

Буыннары авыртудан интегүче кешеләргә шулай ук солы боткасына да игътибар итәргә кирәк. Әлеге ботканың составында марганец бар, аның ионнары сөяк һәм кимерчәк тукымалары ферментларын җайга сала.

5 лавр яфрагын 280 мл суга салып, 5 минут кайнатыгыз. Суынгач, бер стакан чиста суга бер аш кашыгы шул төнәтмәне салып эчегез. 5-6 көн дәвамында һәр көнне ашар алдыннан бер стакан эчәргә киңәш ителә. Моны ай саен кабатларга була.

Петрушка һәм сельдерейдан чәй әзерләп эчегез.

Чыганак: "Сәламәтлек" ТК каналы.

Фото: Ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас