

Түбән Новгород галимнәре балаларның тотлыгуын бетерә торган ысул уйлап тапканнар, ул баш мие кабыгына магнит кыры белән йогынты ясау нәтиҗәсендә мөмкин булачак. Моның өчен хирургик операция кирәк түгел.
Тикшерүчеләр пациентның баш миенә транскраниаль магнит стимуляциясен (ТМС) кулланырга уйлыйлар.
Планнары буенча, башта бу махсус программага баланың МРТ нәтиҗәләрен кертәчәкләр, ә аннары башындагы махсус нокталарга ТМС вакытында оператор магнит кыры индуктор – катушкаларын беркетәчәк. Шул рәвешле баш миенең билгеле бер участоклары стимуллаштырылачак.
«Балаларда тотлыгуны коррекцияләү өчен нейронавигацион ритмик ТМС ысулы элек дөньяда беркайда да кулланылмаган, монда — безнең тикшеренүнең яңалыгы», – дигән проект җитәкчесе Татьяна Жиляева.
Тикшеренүдә 6 яшьтән 10 яшькә кадәрге тотлыгучы балалар катнашачак. Алар дәваланган чорда 6-8 ай дәвамында күзәтү астында булачак. Белгечләр әйтүенчә, балаларның якынча 5-6%ы тотлыга, күбесендә ул бетә, әмма һәр бишенче балада бу проблема гомерлек булып кала.
Тикшерү май аенда башлана.
Чыганак: pravda-nn