Сәламәтлек
28 апрель 2025, 07:26

Күпме тоз ашарга ярый?

Бәлки, аннан бөтенләй баш тартыргадыр?

Күпме тоз ашарга ярый?Күпме тоз ашарга ярый?
Күпме тоз ашарга ярый?

Бәлки, аннан бөтенләй баш тартыргадыр?

   Русиядә яшәүчеләр тәүлегенә якынча 10,8-11,2 грамм тоз ашый икән. Ә бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән нормадан 2 тапкырга артыграк. Алар безгә көненә нибары 5 граммга кадәр генә тоз ашап хушланырга киңәш итә.

   Тозның зыяны нидә, дисезме? Белгечләр әйтүенчә, тоз натрий минералына бай. Әгәр ул канда артып китсә, кан әйләнеше системасында су микъдаре арта. Нәтиҗәдә, йөрәккә канны куу өчен көчәнеп эшләргә туры килә, аннан инде артерияләрдә басым артуын көт тә тор! Тозны күп куллану нәтиҗәсендә кешегә инфаркт һәм инсульт авырулары яный башлый, шулай ук бөерләргә дә көч төшә.

   Игътибар! Шул ук вакытта тоздан баш тартырга да кушмый безгә табиблар. Аның организмда су балансын, шулай ук кан һәм лимфа составын нормада тотарга булышуы хакында онытырга ярамый.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас