

Геннарның сәламәтлеген саклау өчен, ДНК структурасы зарарланмасынга — дөрес тукланырга, физик активлыкны сакларга тырышырга кирәк. Бу хакта танылган медицина профессоры Владимир Гущин бәян итте
Ул булачак ата-аналарга геннарның сәламәтлеге турында баланы планлаштыру этабында ук уйланырга кирәклеген билгеләп үтте. Әгәр дә аларның берсе нәселдән килгән авырудан интегә яки "дөрес булмаган" ген йөртүче булса, йөклелек башланганчы ук генетикка барырга кирәк. Шулай ук пренаталь һәм неонаталь диагностика узарга кирәк.
"Дөрес тукланырга, физик һәм акыл активлыгын сакларга, ялкынсыну белән бәйле куркыныч факторларын киметергә, вакытында вакцинацияләнергә кирәк. Ә тагын, һичшиксез, тормышта баланс һәм гармония булырга тиеш, яшәеш һәм көнкүреш мәсьәләләренә югары кызыксынуны саклау мөһим. Әйләнә-тирә мохитнең мутаген чыганаклары, мәсәлән, избрафиолет нурларының артык тәэсире белән азрак контактка керергә тырышырга кирәк. Ул вакытта сәламәтлек, шул исәптән генетик сәламәтлек, гомерлеккә җитәчәк", — дип аңлатты Гущин.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Известия» сайты.