Сәламәтлек
23 апрель 2025, 07:40

Ә син эштә сәламәтлегеңне ничек ныгытасың?

   Эш урыннарында сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы тәҗрибәләрен популярлаштыру атналыгы көтелә.

Ә син  эштә сәламәтлегеңне ничек ныгытасың?Ә син  эштә сәламәтлегеңне ничек ныгытасың?
Ә син эштә сәламәтлегеңне ничек ныгытасың?

    28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы 2025 елның 28 апреленнән 4 маена кадәрге чорны эш урыннарында сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы тәҗрибәләрен популярлаштыру атнасы дип игълан итте.

    Бүгенге көндә предприятиеләрдә корпоратив программаларны гамәлгә кертү гражданнарның сәламәтлеген саклауны үстерүнең мөһим юнәлеше булып тора. Бу – йогышлы  булмаган авырулар үсеше куркынычының төп факторларын профилактикалауга юнәлдерелгән күпмодульле проектлар. Эш урыннарында сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы тәҗрибәләренең актуальлеге халыкның сәламәтлеге торышының начараюы, җәмгыятьтәге социаль-икътисадый үзгәрешләр белән аңлатыла.

    Эш урыннарында сәламәтлекне ныгыту һәм авыруларны профилактикалау буенча корпоратив программалар хезмәткәрләрнең сәламәтлеген яхшыртырга, эш бирүченең медицина һәм социаль ярдәм күрсәтүгә чыгымнарын киметергә, хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга мөмкин.

   Менә берничә гади киңәш:

  • Сәламәт туклану. Ашказаны-эчәк тракты авыруларын булдырмас өчен, дөрес һәм даими ашарга тырышыгыз, тиз ашамагыз. Моның өчен ашханәдә төшке ашка җитәрлек вакыт бүлеп бирегез яки үзегез белән ланч-бокста ризык алыгыз. Камыр ризыкларын һәм татлы ризыкларны җиләк-җимеш һәм чикләвекләргә алыштырып карагыз.
  • Физик активлык. Бу төшкелектә, өйгә кайтышлый саф һавада йөрү яки көненә 2 тапкыр кыска вакытлы физкультура булырга мөмкин. Көненә 10000 адым атларга, 30 минут зарядка ясарга киңәш ителә. Күзләр өчен гимнастика турында онытмагыз.
  • Начар гадәтләрдән баш тарту. Беренче чиратта бу тәмәке тартуга һәм алкоголь куллануны киметүгә кагыла. Аларга файдалы алмаш табарга тырышыгыз: медитация, йөреп кайту, сулыш күнегүләре, үз-үзеңә массаж ясау, музыка тыңлау яки берәр яңа мавыгу табу.
  • Стресс белән идарә итү.  Эш һәм ял арасында баланс табыгыз. Шулай ук эмоциональ өлкәне ныгыту өчен кызыклы китаплар, якыннарның, хезмәттәшләрнең ярдәме һәм дусларча кочаклашу ярдәм итәчәк.

    Әлеге практикалар хезмәткәрләрнең авыру күрсәткечләрен киметергә, хезмәткәрләрнең нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм гомум хәлен яхшыртырга ярдәм итәчәк, бу, һичшиксез, эш нәтиҗәләрендә чагылыш табачак.

Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы, муниципаль һәм корпоратив программалар буенча штаттан тыш белгеч Алиса Мамаева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас