Сәламәтлек
18 апрель 2025, 09:21

Кеше ничә яшькә кадәр яши алачак?

   Шаккатырлык инде: бүгенге көндә киләчәктә картаю процессын адәм баласы 200 елга кадәр яши алырлык итеп акрынайтырга мөмкин булган яңа ысуллар сынау үтә.

Кеше ничә яшькә кадәр яши алачак?Кеше ничә яшькә кадәр яши алачак?
Кеше ничә яшькә кадәр яши алачак?

   Шаккатырлык инде: бүгенге көндә киләчәктә картаю процессын адәм баласы 200 елга кадәр яши алырлык итеп акрынайтырга мөмкин булган яңа ысуллар сынау үтә.

   “Моңа кадәр иң озак яшәгән кешенең рекордын киләсе гасыр башында “сугып егулары” мөмкин,- дип белдерде Америка галимнәре белән берлектә озайлы тәҗрибәләр үткәргән Сингапур тикшеренүчеләре. Алар “организмның терекләнүгә сәләте 120 һәм 150 яшьләр арасында бетә” дигән элеккеге фаразларны тагын да бер кат расладылар.

   Төрле җәрәхәтләрдән соң кешеләрнең тернәкләнүгә булган сәләтен белгечләр ике ел элек өйрәнә башлаган булган. Кеше гомеренең максималь озынлыгын бәяләү өчен, алар ясалма интеллект кулланып, йөз меңләгән кешене тикшеренүләрдә катнашырга чакырганнар һәм аннан алынган мәгълүматларны анализлаганнар. Галимнәр кешенең яшен генә түгел, аның яшәү рәвешен, сәламәтлеген, кичерелгән авыруларының нәтиҗәләрен дә исәпкә алган.

   Нәтиҗә шул: тикшеренүчеләрәйтүенчә, хәзерге көндә картаю процессын кеше 200 елга кадәр яши алырлык итеп акрынайтырга мөмкин булган ысуллар эшләнә."Әмма бу 200 ел якын арада норма булачак дигәнне аңлатмый әле", - дип ассызыклый галимнәр.

   Исегезгә төшерәбез, француз Жанна Кальман гомер озынлыгы буенча дөнья рекордчысы булып тора. Ул 122 ел яшәгән (1875 елдан 1997 елга кадәр). 2024 елның мартында үзенең соңгы туган көнен Мария Браньяс Морера билгеләп үткән иде. Ул 117 ел һәм 169 көн яшәгән.

Фото: sdelanounas.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас