

“Русия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында”гы федераль законның 20нче һәм 56нчы маддәләренә үзгәрешләр кертү турында федераль закон проекты эшләнде һәм БР Дәүләт Җыелышы тарафыннан Русия закон чыгаручылар советына бу тәкъдим алдан карауга җибәрелде.
Төбәк парламенты спикеры Константин Толкачев әйтүенчә, закон проекты тарафыннан аборт ясатырга карар кылган хатын-кызларга мәҗбүри рәвештә психолог консультациясенә бару тәкъдим ителә.
- Хәзер аборт ясату өчен әлеге процедурага ирекле ризалык кына кирәк. Күп очракта репродуктив сайлау алдында торган хатын-кыз эмоциональ карар кабул итәргә һәм ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин. Белгеч консультациясе хатын-кызга аңлырак, дөрес, уйланылган карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Без мәҗбүри психологик консультация кертү катлаулы сайлау хәлендә калган хатын-кызларга ярдәм итәр һәм меңләгән балалар гомерен саклап калырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез, - дип аңлатты бу тәкъдимне БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай рәисе.