Сәламәтлек
11 апрель 2025, 04:13

Уфа табиблары үсмер кызны сирәк очрый торган чирдән дәвалаган

Бу авыруның барлыкка килү сәбәпләре әле булса тулысынча өйрәнелмәгән.

https://vk.com/minzdrav_02https://vk.com/minzdrav_02
https://vk.com/minzdrav_02

Республика балалар дәваханәсе табиблары 12 яшьлек кызны сирәк очрый торган авырудан уңышлы дәвалаган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Дәваханәнең кардиоревматология бүлегенә килгәндә кызның тән тиресе тимгелләр белән капланган була. Ул эче авыртуга һәм гомум хәлсезлеккә зарлана. Аннан алда үсмер йогышлы авыру белән чирләгән була: тамагы һәм эче авырткан, вакыт-вакыт температурасы күтәрелгән. Яшәү урыны буенча дәвалану нәтиҗә бирмәгән.

Балалар дәваханәсе белгече белән онлайн киңәшләшү буенча беренчел диагноз куела, һәм кызны оператив рәвештә башкалага күчерәләр. Җентекле тикшергәннән соң диагноз раслана: кызда геморрагик васкулит була.

Бу сирәк авыру вак кан тамырларының ялкынсынуы белән бәйле һәм тирегә, бөерләргә, ашказаны-эчәк трактына, ә кайчак үпкәләргә һәм үзәк нерв системасына да йогынты ясарга мөмкин. Аның барлыкка килү сәбәпләре әлегә тулысынча өйрәнелмәгән. Әмма шунысы билгеле: 60-80 процент очракта ул бактериаль яки вируслы инфекциядән соң 2-4 атна узгач барлыкка килергә мөмкин.

Вакытында диагностика ясалу һәм тиешле дәвалау нәтиҗәсендә кызның хәле шактый яхшырган. Тиредәге стимгелләр тулысынча юкка чыккан, һәм бернинди катлауланулар булмаган.

Табибларга афәрин диясе генә кала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас