Сәламәтлек
7 апрель 2025, 09:36

Ни өчен хатын-кызлар авыртуларга чыдамлырак?

Бак дисәң, моның хикмәте бар.

Ни өчен хатын-кызлар авыртуларга чыдамлырак?Ни өчен хатын-кызлар авыртуларга чыдамлырак?
Ни өчен хатын-кызлар авыртуларга чыдамлырак?

Сан-Францискодагы Калифорния университеты галимнәре кызыклы факт ачыклаган.

Бак дисәң, хатын-кызларның эстроген һәм прогестерон гормоннары авыртуларны басарга сәләтле икән. Аларны хәтта опиоидлар кебек наркотик матдәләргә тиңләргә була дип ышандыра галимнәр.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, хатын-кыз гормоннары энкефалиннарны – тән һәм баш мие арасындагы авырту сигналларын баса торган табигый опиоидларны эшләп чыгаруга йогынты ясый. Бу сәләт хатын-кызларның кайчакта, ир-атлар белән чагыштырганда, авырту тойгыларына азрак бирешүчәнлеген аңлата.

Тикшеренү авторлары аларның хезмәте хроник авыртулардан интегүче миллионлаган кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә ала дип ышана. Чөнки, бу тикшеренү нәтиҗәләренә таянып, артрит һәм яман шеш кебек чирләр белән бәйле хроник авыртуларны дәвалауның яңа ысулларын булдырырга мөмкин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас