Билгеле булуынча, "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе БР җитәкчесе Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча тормышка ашырыла. Быел ул җиденче тапкыр үтәчәк. Былтыр күчмә комплекс 170 меңнән артык кешене кабул иткән.
"Сәламәтлек поездлары" республиканың бөтен районнары буенча үтәчәк. Комплекска күчмә флюрография, маммография, сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар керә. Быел 6 зур маршрут төзелгән. Республикада яшәүчеләргә тар белгечлекләр буенча да медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Уфа маршруты 10 район буенча үтәчәк. Алар: Иглин, Чишмә, Архангель, Кырмыскалы, Благовещенск, Благовар, Кушнаренко, Чакмагыш, Нуриман, Уфа.
Дуван маршруты: Дуван, Мәчетле, Кыйгы, Белокатай һәм Салават районнары.
Нефтекама маршруты үз эченә 12 районны ала: Илеш, Дүртөйле, Калтасы, Тәтешле, Яңавыл, Краснокама, Борай, Балтач, Аскын, Караидел, Миякә, Бөре районнары һәм Нефтекама шәһәре.
Октябрьский маршрутына 9 район керә: Туймазы, Бүздәк, Бакалы, Ярмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Миякә, Дәүләкән, Шаран районнары.
Стәрлетамак маршруты 11 район аша үтәчәк: Авыргазы, Гафури, Әлшәй, Ишембай, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Мәләвез, Куергазы, Федоровка, Күгәрчен һәм Зианчура.
Белорет маршруты 7 район буенча: Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Бөрҗән, Баймак, Зилаер, Хәйбулла.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгының https://health.bashkortostan.ru/activity/27005/ сайтында "Сәламәтлек поездлары" хәрәкәте графигы белән җентеклерәк танышырга мөмкин.