Сәламәтлек
4 апрель 2025, 07:53

Ноталарны кем уйлап тапкан?

Көй-җырларның кеше сәламәтлегенә бик тә уңай тәэсир ясавы күптән расланган факт.

Ноталарны кем уйлап тапкан?Ноталарны кем уйлап тапкан?
Ноталарны кем уйлап тапкан?

Көй-җырларның кеше сәламәтлегенә бик тә уңай тәэсир ясавы күптән расланган факт. Ләкин озын-озак гасырлар дәвамында музыканы тик хәтердән генә уйнаганнар һәм җырлаганнар. Ул бер башкаручыдан икенчесенә күчә-күчә тәмам үзгәреп бетә торган була.

   Бу, әлбәттә, бик күпләрне борчый. Ниһаять, музыка нәкъ автор язганча башкарылсын өчен, аны теркәү мохтаҗлыгы килеп туа. Менә шулай итеп аны ноталар ярдәмендә яза башлыйлар.

   Нота “станогын” исә монах Гвидо д Ареццо уйлап таба. Ул дүрт юлдан гына тора. Мондый ысул һәр нотаның озынлыгын күрсәтергә мөмкинлек бирә. ХIII-XIV гасырларда инде ул тагын да камилләштерелә – ноталарның озынлыгына карап таякчалар өстәлә.

   1600нче елларда ноталарны түгәрәклиләр һәм музыкаль язу бүгенге форманы ала.

Фото: own-school.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас