Сәламәтлек
3 апрель 2025, 23:00

БАЛНЫҢ МАТДӘЛӘР АЛМАШЫНУЫНА ТӘЭСИРЕ

Ябыккан һәм хәлсезләнгән авыруларга балның тәэсире белән гомум хәлләре яхшыруы, каннарында гемоглобин микъдары күтәрелүе, авыруларның авырлыгы артуын яза.

БАЛНЫҢ МАТДӘЛӘР АЛМАШЫНУЫНА ТӘЭСИРЕБАЛНЫҢ МАТДӘЛӘР АЛМАШЫНУЫНА ТӘЭСИРЕ
БАЛНЫҢ МАТДӘЛӘР АЛМАШЫНУЫНА ТӘЭСИРЕ

Бигрәк тә туберкулез белән чирләүчеләргә, организмга энергия материалы таләп ителү кискен артканда, сөткә бал кушып (көнгә 100 – 150 гр ) эчү файдалы булуын әйтә ( А.С.Онегов).

Халык медицинасы туберкулез белән авырганда балны сөт белән генә түгел, төрле майлар ( ак май, каз мае, эретелгән туң май ) һәм башка югары калорияле матдәләр белән бергә кабул итәргә киңәш бирә. Еш кына алоэ согын да тәкъдим итәләр. Менә кайберләре:

* 100гр бал, 100гр ак май, 100гр  эретелгән туң май (смальца) яки  каз мае, 15 гр алоэ (столетник) һәм 100гр  какаоны бергә җылыталар (тик кайнатмыйлар) һәм  иртәле-кичле кайнар сөткә берәр чәй калагы  салып, көнгә ике мәртәбә, эчәләр.

*Алоэ яфракларын юарга, вакларга һәм согын сыгарга. 150 г алоэ согын 250г бал һәм 350г вино (кагор)  белән бутарга, караңгыда  4 – 5 көн буена 4 – 8 градус температурада төнәтергә. Көнгә өч мәртәбә берәр аш калагы белән туклануга 30 минут кала алдан эчәргә.

* 3 – 5 яшьлек  алоэның яфракларын 12 – 14 көн буена, 4 – 8 градус температурада, караңгыда тотарга.Шуннан яфракларны  суда юарга, вакларга һәм  1:3 чагыштырмада кайнаган су салырга. 1 – 1,5 сәгатькә   калдырырга. Булган сокны  сыгарга. 100г  алоэ согына 500г вакланган  грек чикләвеген кушарга һәм 300г бал өстәргә. Берәр аш калагы  көнгә өч мәртәбә тукланганчы 30 минут кала эчәргә.

 

Башка чирләр белән авырганда да халык медицинасында төрле рецептлар кулланыла.  Мәсәлән, салкын тиеп чирләгән чакта ятар алдыннан бер стакан кайнар чәй яки сөткә бер аш кашыгы бал ( 100г), бер яки ярты лимон согы, кура җиләге я башка дару үләннәре  салалар.

*Киптерелгән бер кашык үги ана үләненең яфрагын  чәй кебек бер стакан кайнаган суда пешерәләр. Төнәтмә температурасы бераз суынгач, сөзәләр һәм  бер аш кашыгы бал салалар.Көнгә 2 – 3 мәртәбә  берәр аш кашыгы эчәләр.Бу ютәлне җиңеләйтә.

* Бер аш кашыгы ( сүзлектә аю баланы да диелгән – ә.н.) киптерелгән  карга миләшен ( урысча– бузина) бер стакан кайнаган суда пешерәләр. 20 минут төнәтәләр дә бер аш кашыгы бал өстиләр. Тир чыгару максатында ¼  стакан эчәләр.

* Бер аш кашыгы вак яфраклы юкә чәчкәсен бер стакан суда  пешерәләр. 20 минуттан соң сөзәләр һәм бер аш кашыгы бал өстиләр. Тирләү өчен ¼ - ½  стакан эчәләр.

* Ике аш кашыгы кипкән кура җиләген (яңасы да ярый) бер стакан суда пешерәләр. 10 – 15 минуттан соң аш кашыгы белән бал өстиләр һәм җылы килеш  эчәләр. Бу средство тирләтү өчен кулланыла.

 Күрәсез, һәр очракларда да төнәтмә бал кушып ясала. Аның файдасы булмыйча калмый. Халык медицинасында мондый чаралар киң кулланыла. Бу рецептларның күбесе А.Н.Онеговның «Бал белән дәвалану» китабыннан да алынды. Автор аңа рәхмәт белдерә.

     Без грипп белән авырган чакларда бал белән вакланган сарымсакны  (кыргыч аша үткән булса бигрәк яхшы) кулланабыз.

Мәтрүшкәне сөттә кайнатып, бер стакан шундый сөткә бер-ике чәй калагы бал салып эчкәндә (кич ятар алдыннан булганда әйбәтрәк) хәл шактый җиңеләя, тирләтә дә.

Доктор А.Г. Шантуров  хроник гайморит белән авыручыларны  бал ярдәмендә уңышлы дәвалый. Бал белән дәваланучыларның 90 процентында (бал эремәсен куышлыкка кертеп) савыгу бик тиз була, аннан соң сәламәтләнәләр.

Медицина фәннәре кандидаты В.П. Давыдов дизентерия белән авыручы балаларга дару матдәләре белән бергә көнгә 30 – 60 грамм бал бирергә тәкъдим итә.Бу чакта дизентерия бактерияләре тизәктән, дару препаратлары белән генә дәвалауга караганда, тизрәк югала.

 Без бал кортлары һәм алар җыйган бал, прополис, бал икмәге, инә сөтенең кешеләр сәламәтлеге өчен бик тә файдалы һәм үзенчәлекле продукт булулары белән бераз гына булса да таныштык. Тик бу җан ияләренең барлык файдалы яклары да тулысынча өйрәнеп бетелмәгән әле. Белгечләр бу проблемалар өстендә эшләрен дәвам итәләрдер, билгеле. Аларның хезмәтендә уңыш телик.

 

Әгъдәл НИЗАЕВНЫҢ "Бал кортлары - безнең дуслар" китабыннан алынды. 

БАЛНЫҢ МАТДӘЛӘР АЛМАШЫНУЫНА ТӘЭСИРЕ
БАЛНЫҢ МАТДӘЛӘР АЛМАШЫНУЫНА ТӘЭСИРЕ
Автор:
Читайте нас