Сәламәтлек
4 Апреля 2025, 06:18

Акыл зәгыйфьлегенә барып җитмик!

Бу препаратны чамадан тыш күп кулланырга ярамый!

Акыл зәгыйфьлегенә барып җитмик!Акыл зәгыйфьлегенә барып җитмик!
Акыл зәгыйфьлегенә барып җитмик!

Бу препаратны чамадан тыш күп кулланырга ярамый!

 

Димедрол (дифенгидрамин) һәм аның нигезендә ясалган препаратларны күпләп кабул итү деменция килеп чыгу куркынычын арттыра, дип саный терапевт, аллерголог һәм иммунолог Эми Шах. Популяр даруның куркыныч нәтиҗәләре турында ул үзенең социаль челтәрләрендә кисәткән, дип яза Daily Mail.

Шаһ сүзләренчә, берничә тикшеренү составында димедрол булган дарулар кабул итү һәм деменция арасындагы бәйләнешне ачыклаган.

Табиб ачыклавынча, аларның берсе нигезендә, өлкәннәрдә акыл зәгыйфьлеге куркынычы мондый препаратларны өч ел кабул иткәннән соң 54 процентка арткан. Башка тикшеренүдә галимнәр аларны кабул итүче ир-атларда деменция куркынычы 22 процентка артуын ачыклаган.

Шаһ билгеләвенчә, димедрол күп кенә популяр дарулар составына керә. Аларны грипп, салкын тию, аллергия һәм йокысызлыкны дәвалау өчен кулланалар. Шул ук вакытта, ди белгеч, димедрол булган барлык препаратлар да деменция куркынычын арттырмый. Моннан тыш, реаль куркыныч озак вакыт куллану очрагында гына барлыкка килә, әйтик, йоклау максатында озак куллансаң.

«Әгәр сез бу продуктларны даими кабул итүче кемнедер беләсез икән, яки сез үзегез алардан даими файдаланасыз икән, зинһар, туктатыгыз", – ди табиб. Терапевт белән бу мәсьәләне ачыклап, туры килә торган даруны сайлап алырга яки терапиянең дозасын һәм дәвамлылыгын җентекләп контрольдә тотачак белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгеч.

 

 

Фото: msn.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас