Яшь рәссамнарның остеопорозны профилактикалауга багышланган эшләре 2025 ел календарына кертелгән.
Яңа календарьга 50 гә якын балалар рәсеме урнаштырылган. “Сәламәт сөякләр өчен көрәштә ясалма интеллект " — балалар рәсемнәренең чираттагы Бөтенроссия конкурсы әнә шулай дип аталды.Чара «Остеорус» Русия пациентлар җәмгыяте инициативасы белән оештырылган, аның координация советы әгъзасы булып медицина фәннәре кандидаты, медицина реабилитациясе, физик терапия һәм спорт медицинасы кафедрасы доценты Радик Нурлыгаянов тора.
БРның Атказанган табибы һәм сәламәтлек саклау отличнигы Радик Нурлыгаянов бүгенге көндә өлкән яшьтәге кешеләр авыруы дип саналган чир – остеопороздан ничек сакланырга кирәклеген, аны булдырмауда спорт белән шөгыльләнүнең, дөрес туклануның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен яхшы белә. Шулай ук стресслардан артык физик көчергәнешләрдән сакланырга чакыра.
Югары категорияле травматолог-ортопед Радик Зөфәр улы менә инде утыз елдан артык Уфаның 21 нче хастаханәсендә сөяк сынуга дучар булган пациентларга катлаулы операцияләр ясавы белән дан казана, ул шулай ук Остеопорозны искәртү шәһәр үзәгендә дә авыруларны кабул итүче хөрмәтле доктор. Аны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы белгеч буларак республикада гына түгел, ә илнең башка төбәкләрендә дә яхшы беләләр.
Радик Зөфәр улы балалар бакчаларында остеопороз мәктәпләрен ачу инициаторы һәм лекцияләр һәм күңелле викториналар форматында авыруны искәртү буенча «Мин, син, ул, бергә дус ил — остеопорозга каршы» дип аталган бәйрәм сценарий авторы. Сценарийны илнең башка төбәкләре педагоглары да бердәм хуплады һәм үз эшләрендә актив куллана. Табиб еш кына телевидение, гәзит һәм журнал битләрендә чыгыш ясый. Аның мәктәп укытучылары һәм медицина хезмәткәрләре өчен педагогика фәннәре докторы, Уфа фән һәм технологияләр университеты профессоры Вилә Баймурзина белән берлектә әзерләгән сыйныфтан тыш дәресләр үткәрү буенча методик ярдәмлекләренең берсе UNIVERSITY TEACHER 2022 VIII Халыкара югары уку йортлары укытучылары конкурсында беренче урынны алды.НурлыгаяновныңноваторлыгытурындаРусия басмаларында гына түгел, ә остеопороз Халыкара фонды сайтларында һәм журналларында да күп тапкырлар яздылар, башка илләрне дә бу авыруны искәртүдә Уфа ысулларын кулланырга чакырдылар.
Шунысы бәхәссез: киләчәктә ясалма интеллект күп кенә чирләрне диагностикалауда һәм дәвалауда яңа мөмкинлекләр ачачак. Бүген конкурста катнашкан яшь рәссамнар исә иң мөһимен: картлык көннәрендә сәламәт булу өчен бүген ничек яшәргә кирәклеген үзләре аңладылар һәм башкаларга да моны үзләренең иҗатлары аша күрсәттеләр.
Календарьда кемнәрнең рәсемнәре урын алган дисезме, дуслар? Анда Уфаның 21 нче хастаханәсе хезмәткәрләре балаларының, Илеш районы Дөмәй авылының Әнвәр Абдуллин исемендәге урта мәктәбе укучыларының һәм БР мәктәпләренең рәсемнәре кулланылган.
-Конкурстакатнашубүген әле үсеп кенә килүче яшь буынгакүпфайдакитерәчәк, дип саный Радик Зөфәр улы Нурлыгаянов.
Фото: resbash.ru
Гөлара Арсланова.