Барлык яңалыклар
10
Сәламәтлек
28 март , 13:09

Мускуллар үстерү файдалымы, әллә ябыгумы?

Йөрәк өчен шуларның кайсысы файдалырак дип галимнәр күп еллар буена бәхәс кора инде.

Мускуллар үстерү файдалымы, әллә ябыгумы?
Мускуллар үстерү файдалымы, әллә ябыгумы?

Йөрәк өчен шуларның кайсысы файдалырак дип галимнәр күп еллар буена бәхәс кора инде.

   Соңгы тикшеренүләр шуны ачыклаган: организмда май күләме кимү, мускуллар массасын арттыруга караганда, күпкә файдалырак икән. Кеше симергән саен аның йөрәк-кан тамырлары системасына көчергәнеш арта һәм бу сәламәтлекне нык какшата, ди белгечләр. Чөнки артык май күләме кан басымы күтәрелүгә һәм матдәлар армашы бозылуга китерә. Ләкин, күпме дәвалау һәм искәртү ысуллары кулланылса да, планетада яшәүче халыклар арасында массакүләм ябыгу, гәүдә авырлыгын киметүгә ирешү әлегә кадәр мөмкин түгел.

   Шуңа да галимнәр яңадан-яңа ысуллар табарга тырыша. Мәсәлән, алар мускуллар тукымаларын арттыру файда бирәчәк дип исәпли. Мускуллар күләмен арттыру матдәләр алмашын җайга салуга, организмда ялкынсынуларны җиңүгә, канда шикәр күләмен киметүгә ярдәм итә икән.

Фото: fitlabs.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: