Кызганычлы факт – күп кенә кешеләр еллар дәвамында кан тамырларын кысучы препаратлар кулланалар. Йокыдан уяну белән борынга дару сиптереп, шуннан соң гына кроватьтан кузгалалар...
Кан тамырын кысучы препаратлар, бәйлелек тудыру белән бергә, организм өчен башка күптөрле зыян сала. Мәсәлән, аларны кулланучыларның баш мие кан тамырлары зыян күрә, алар хәтер начараюга, игътибар кимүгә, тамак шешү һ.б. билгеләргә зарланалар. Шулай ук кан тасымы күтәрелү һәм йөрәк тибеше ешаю очраклары да еш теркәлә.
Авырлы хатын-кызларга да, томаудан дару кулланырдан элек, табиб белән киңәшергә киңәш ителә. Чөнки мондый препаратлар плацентадагы кан тамырлары кысылуына һәм аналыкның тонусы чамадан тыш күтәрелүенә илтергә мөмкин.
Балаларга килгәндә.
Балаларның составында нафозолин булган препаратлардан агулануы шактый еш очрый. Безнең илдә бу дарулар куллануга тәкъдим ителә, ә башка илләрдә алар яки инде я җитештерелүдән туктаган, я аларны балалар өчен куллану тыела.
Фото: lorklinika1.ru