Бүген Башкортстандагы “Сөт кухнясы” оешмасы – илдә иң эре челтәрләрнең берсе, чөнки аның продукциясе тоташ республикага тарала.
Исегездәдер, Радий Хәбиров республиканы җитәкли башлагач, “Сөт кухнялары”н республика буенча тарату кирәклегенә басым ясады һәм бу юнәлештә эш башланды. “Без бу юлны башлаганда “Сөт кухнясы” Уфада гына иде һәм аның белән 3 мең кеше генә куллана иде. Бүген урындагы җитештерүчеләрнең сыйфатлы сөт продуктларын күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге, опекада булган балалар да ала. Шунысы мөһим – “Сөт кухнясы” продукциясен мәктәп туклануы рационына кертәләр. 2023 елдан без бу исемлеккә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләрен дә өстәдек. Берничә ел элек без җирле чималдан файдалы һәм тәмле продуктлар җитештерә торган Сөт кухнялары безнең балаларга да, өлкәннәргә дә бик кирәк дигән нәтиҗәгә килдек”, – ди ул.
Әлеге көндә “Сөт кухнясы” оешмасына заманча югары технологияле корылмалар белән җиһазландырылган җиде җитештерү мәйданчыгы керә. Цехлар Уфада, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Белорет, Сибайда һәм Югары Кыйгы авылында урнашкан. Республика буенча 132 тарату пункты эшли. Шулай ук 61 торак пунктка 4 махсуслаштырылган автомобиль йөри. “Халыкка уңайлы булсын өчен продукция республиканың 8 эре сәүдә үзәгендә сатыла, тагын 4 мәйданчык белән сөйләшүләр алып барыла”, – ди Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Әскәров.
“Сөт кухнясы” ассортиментында – 27 төр продукция: сөт, эремчек, сабыйлар өчен йогырт, балалар печеньесы, кефир, каймак һәм башкалар. Алар республиканың фермер хуҗалыклары китергән сөттән җитештерелә. Продукциянең барысы да табигый, ясалма өстәмәләр кушылмый, “хәләл” сертификаты бар, ди җитештерүчеләр.
Сөт продукциясен кулланучылар саны елдан-ел арта. Биш ел эчендә республиканың 100 меңнән артык кешесе бушлай диетик продукцияне алган, аларның 27904е – узган елда (атап әйткәндә: 486 йөкле хатын-кыз, 621 имезүче әни, 25616 өч яшькә кадәрге бала, 1181е – МХО гаиләсе әгъзасы).
Азат Әскәров әйтүенчә, 2025 елдан МХО ветераннары гаиләләренә дә бушлай сөт бирелә, димәк, республиканың тагын 1,5 мең кешесе диетик туклану белән тәэмин ителәчәк дигән сүз. Моннан тыш, “Сөт кухня”сы ризыкларын теләгән һәркем сатып ала ала. Әйткәндәй, узган елның июненнән аны өлкәннәр өчен дә җитештерә башладылар. Яңа юнәлешне гамәлгә ашыру өчен Октябрьский шәһәре филиалында зур модернизация үткәрелгән: җитештерү бинасына капиталь ремонт ясалган, заманча технологик, төрү җайланмалары һәм махсуслаштырылган сөт ташу техникасы сатып алынган. Нәтиҗәдә цехның җитештерү куәте өч тапкырга арткан.
2024 елда сөт эшкәртү күләме 940 тоннадан артып киткән. Быел бу күрсәткечне 1634 тоннага җиткерү күзаллана.
Шунысын да әйтергә кирәк: “Сөт кухнясы” продуктлары белән түләүсез тәэмин итүгә документларны “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша тапшырырга мөмкин.
Сибайда 2020 елның гыйнварыннан сөт ризыкларын тарату пункты эшли башлый. Башта сөт, йогырт, эремчекне Белорет шәһәреннән атнасына ике тапкыр алып килгәннәр. Ә шул елның мартында шәһәрдә предприятиенең үз бүлекчәсе ачыла. Штатка элекке сөт-консерв комбинатының эшчеләрен алалар.
Бүген җитештерү цехында сөт ризыкларының 13 төре эшләнә: сөт, эремчек, төрле тәмдәге йогыртлар, сабыйлар өчен коры катнашмалар әзерләнә.
– Сөт кухнясын яңарту – әлбәттә, якшы һәм кирәкле идея. Моны кулланучылар да бәяләде. Бүген Сибайда эшләп килүче цехтан Әбҗәлил, Зилаер, Хәйбулла, Зианчура, Баймак районнарында һәм Сибай шәһәрендә яшәүче 3 яшькә кадәрге, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, ятим балалар, йөкле хатыннар, яшь аналар ризык алып куана, – диделәр шәһәр хакимиятендә.
– Бездә атнага уртача унике тонна сөт эшкәртелә. Әзер продукция Сибай, Акъяр, Баймак, Аскар, Исәнгул һәм Зилаер авылларында таратыла, – дип таныштырды Сибай шәһәре бүлекчәсе башлыгы Тереза Елесина. – Барлык продукция конвейердан таратыла һәм суыткыч җайланма куелган автомобильләрдә китерелә. Кулланучыларның категориясенә һәм яшенә карап, коры витаминлы катнашмалар, балалар өчен сөт катнашмалары, тиз эри торган боткалар, шулай ук кечкенә балалар өчен сөт продукциясе – эремчек, сөт, йогырт бирелә.
Әбҗәлил районында тарату пункты Аскар авылында урнашкан.
– Мин инде 5 ел дәвамында сөт продуктлары алам, – ди Дәүләт авылыннан биш бала анасы Раушания Әхмәрова. – Һәм беләсезме, бу сизелерлек ярдәм! Өстәвенә, тәмле дә, файдалы да! Игезәкләрем – улым Батырша һәм кызым Гәлсәр – “Сөт кухнясы”ның сөте, йогырты, эремчегендә үсте. Бүген иң кече улым Әхмәт сыйлана. Балалар гына түгел, без үзебез дә яратабыз бу продукцияне.
– Безнең балалар “Сөт кухнясы” ризыкларын яраталар, – ди Уфа районы Шамонино авылыннан биш бала әнисе Гөлназ да. – Аеруча сөтне яратып эчәләр. Эремчек, йогырт та алабыз. “Сөт кухня”сы ризыгы булгач, сыйфаты ышанычлы дип уйлыйбыз, шуңа бер икеләнми алабыз, сыйланабыз. Сөт ризыклары балалар организмы өчен бик кирәк.
Әйе, сөт эчеп үскән организм ныклы була, диләр табиблар. Ә үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне, Гөлназ әйткәнчә, һич икеләнми кулланырга була.