Сәламәтлек
19 Марта 2025, 10:49

Цинк безгә ни өчен кирәк?

Организмда ул үзе җитештерелми. Көн саен без аның запасын тулыландырып торырга тиешбез.

Цинк безгә ни өчен кирәк?Цинк безгә ни өчен кирәк?
Цинк безгә ни өчен кирәк?

Цинк - организмда йөзләгән мөһим процессларда катнашучы микроэлемент. Ул тырнак, чәч һәм тире матурлыгы өчен җавап бирә.

Моннан тыш цинк кәефне күтәрә һәм хәтерне яхшырта, депрессияне һәм юк-барга борчылуларны киметә.

  кан тамырларында май төерләре барлыкка килү куркынычын киметә;

  иммун системасы эшен активлаштыра;   шикәр дәрәҗәсен контрольдә тота;

  антиоксидант булып тора - күзәнәкләрне "җимерелүдән" саклый;

  тәм тою, күзләрнең яхшы күрүе һәм ис сизү өчен җавап бирә.

Ләкин цинк организмда үзе җитештерелми. Көн саен без аның запасын тулыландырып торырга тиешбез. Иң гади һәм нәтиҗәле ысул - цинкка бай булган азык ашау. Рационда сыер мае булса, цинк кытлыгын тулыландыру шактый җиңел.

Чыганак: "Синең сәламәтлегең" ТГ төркеме.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас