Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников иң күп витаминнар җиләк-җимештә дигән популяр фикерне кире какты. Бу темага ул үзенең Telegram-каналында үз фикерен белдерде.
"Ни өчен сез җиләк-җимешне витаминнарның төп чыганагы дип уйлыйсыз?" – дип язган табиб. Мясников сүзләренчә, җиләк-җимешләрдә чыннан да витаминнар, мәсәлән, С, Е, В витамины һәм фолий кислотасы бар, әмма бу матдәләрнең барысы да диярлек чикләвекләрдә, кузаклыларда һәм яшел тәмләткечләрдә күбрәк.
Җиләк-җимешкә караганда В төркеме витаминнарына сыер ите, кош ите һәм балык байрак, дип өстәгән доктор. "D витамины – диңгез продуктлары (кояшта булудан тыш). А витамины – ит, бавыр һәм башка субпродуктлар, сөт, йомырка”, — дип ассызыклады Мясников.
Организмны витаминнар белән тәэмин итү өчен ризык төрләндереп туклану мөһим, дип ассызыклаган табиб. “Монда былтыр җыеп алган алманың катнашы юк", – дип йомгаклаган ул.
Чыганак: lenta.ru