Мәскәүдә Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булган. Көн тәртибендә төбәк территориясендә яңа масштаблы тармак проектларын гамәлгә ашыру каралган.
Илнең сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе республиканың идарә командасының сәламәтлек саклау системасын үстерү өлкәсендәге эшенең нәтиҗәлелеген югары бәяләгән.
-Узган чорда онкология, йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында пациентларга ярдәм итүгә кагылышлы проектлар гамәлгә ашырылды. Башкортстан барысын да сыйфатлы һәм график нигезендә эшләде. Пандемияне уңышлы уздык, тиз арада модульле йогышлы үзәкләр төзедек, – дип билгеләгән Михаил Мурашко. – Хәзерге вакытта «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» яңа милли проектларын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барабыз. Аларның кайбер юнәлешләре онкология ярдәменең беренчел звеносын модернизацияләүгә, ана һәм бала сәламәтлегенә кагыла. Ашыгыч ярдәмне модернизацияләү, кабул итү бүлекләренең яңа төрен булдыру буенча аерым проект. Башкортстанның барлык программаларда катнашуына исәп тотабыз. Сезнең җитештерү базасы яхшы икәнен беләбез һәм регион башка субъектларны да җиһазландыруда катнашыр дип өметләнәбез.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Башкортстанда 2026-2030 елларга сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы проекты эшләнгән. Ул үз эченә алты юнәлешне ала: яңа объектлар төзү, медицина учреждениеләрен капиталь ремонтлау, тиз торгызыла торган модуль конструкцияләр урнаштыру, шулай ук медицина җиһазлары, күчмә комплекслар һәм санитария автомобильләре сатып алу.
- Безнең өчен бу төп бурыч. Һәм без тәкъдимебезне хупларлар дип өметләнәбез. Без барысын да вакытында һәм сыйфатлы итеп тормышка ашырырга әзер, - дип ассызыклаган Радий Хәбиров. - Бу республикада беренчел медицина ярдәме ландшафтын тулысынча үзгәртү мөмкинлеге. Уфа буенча без «первичка» ны модернизацияләүнең аерым төбәк программасын кабул иттек һәм ел саен максатчан рәвештә анда ярты миллиард сум җибәрәбез.
Республика башлыгы Михаил Мурашконы 2025 елның мартында Уфада узачак Республика кардиология үзәгенең яңа хирургия корпусын ачу тантанасында катнашырга чакырган.