Күзләр – кеше организмында иң сизгер органнарның берсе. Адәм баласы барлык мәгълүматның 90 процентын диярлек нәкъ менә күзләр ярдәмендә ала.
Бүгенге тормышны телефон яки компьютерсыз күз алдына да китереп булмый. Күпләребез бар көннәрен эштә экранга карап, аннан кайткач кичен телефоннан аерыла алмыйча үткәрә. Менә шуңа күрә дә бу заманда күзләрнең күрү сыйфаты кимүе үзен торган саен ныграк сиздерә бара. Бүген күпләр күзлек яки контакт линзаларына мохтаҗ.
Бүген без “Сихәт”кә кунакка Уфаның 47нче санлы балалар поликлиникасының табиб-офтальмологы, “Арника” оптика салонының табиб-офтальмологы Нурания Заһир кызы Ирназарованы чакырдык. Әңгәмәбез киң таралган күз авырулары һәм аларны искәртү, күзләрне саклау һ.б. барыбызны да кызыксындырган мәсьләләр хакында.
-Нурания Заһировна, сез балалар белән дә, өлкәннәр белән дә эшлисез. Кем белән эшләве күңелгә якынрак?
-Пациент безгә ярдәм сорап килә икән, аларның һәркайсына бар белемеңне кулланып ярдәм итү өчен тырышасың. Мин күбрәк балалар офтальмологиясендә махсуслашам, шуңа да кечкенә пациентлар белән эшләү миңа якынрак, дияр идем.Алар сиңа ныграк ышана, эшнең нәтиҗәсе дә тизрәк күренә.
-Балаларны һәм өлкәннәрне бүген күбрәк нинди күз проблемалары борчый?
-Балалар арасында, нигездә, күрә карау (близорукость), ерактан күрү (дальнозорькость), ассигматизм , кылыйлык, күз яше каналы тыгылу еш очрый. Өлкәннәр практикасында исә якыннан начар күрү, катаракта - еш, глаукома һ.б. очрый.
Шулай да мин кабул иткән пациентларның 80 процент чамасында – күрә карау авыруы күзәтелә. Бүгенге статистика мәгълүматларына ышансак, шул тетрәндерә – 2050 елга Җир шарында яшәүчеләрнең миллиардтан артыгына шул диагноз янаячак.
-Ерактан күрү сәләте минус 1,-2 генә булганда да, бу шактый уңайсызлыклар тудыра. Менә шул чакта күңелгә ирексездән: “ә бит кемнәрдер -6, -8 белән дә йөрергә мәҗбүр, аларга бик авырдыр”, дигән уй килә...
- Беләсезме, элек табиблар күрү сәләте минус 5, -6 булуына гаҗәпләнә иделәр, ә хәзер минем янга килгән балаларныңкайсыберләрендә -16, -26! Шулай итеп -5 белән беркемне дә аптыратып булмый инде бүген. Балаларның үсеш чорында күзләренә көчергәнеш төшә башлагачһәм күрү белән бәйле проблемалар үзен сиздерә башлагач, балаларының саулыгына зур игътибар биргән ата-аналар безгә тизрәк мөрәҗәгать итәргә ашыгалар.
-Күрә карау нидән барлыкка килә һәм аны искәртү мөмкинме?
-Монда күпләр сәбәпне еш кына телефонда күрәләр, ләкин бу – уйдырма.80-90 процент очракта күрә карауның сәбәбе генетика белән бәйле. Һәм бу генның кайчан үзен сиздерәчәген беркем тәгаен әйтә алмый. Күп әти-әниләр еш кына: “миндә авыру һич тә ген белән бәйле түгел, ул үсмер чакта гына (университетта укыганда һ.б.)үзен сиздерде. Минем балага ул кайдан килсен?”,- диләр. Ләкин шунысы хак: ата-анасында кайчан гына башланган булса да, бала өчен хәвеф факторы бар дигән сүз.
Икенче урында – күзгә төшкән көчергәнеш. Шулай ук күпләр монда да телефонны гаепли. Ә бит чынлыкта хикмәт телефонда түгел, ә аны озайлы вакыт якыннан караудахикмәт. Чөнки күп китап укып күрү сәләтен бозган балалар да бар, ә кемдер телефонда озак вакыт утырып зыян күрә. Монда өзлексез озак вакыт экранга текәлеп утыруны сәбәп итеп карау дөресрәк булыр.
Өченче сәбәп итеп балаларның урамда аз вакыт үткәрүен атар идем. Чөнки саф һавада йөргән вакытта кеше организмында махсус гормон – “дофамин” барлыкка килә һәм нәкъ менә ул анат челтәр катлавын (сетчатка) сузылудан саклап тора.
Нормада кешенең күзе – арбузны хәтерләтә, ә инде күрә карау булганда ул озынча кавынга охшап кала. Һәм менә урамда саф һава сулап йөргәндә бүленеп чыккан дофамин күз күрүен яхшы халәттә тотарга булыша. Ә инде дүртенче-бишенче һ.б. урыннарга йокы туймау, дөрес тукланмау, стресс һ.б. сәбәпче итеп атап буладыр.
-Шушы көннәрдә генә Чакмагыш районында яшәүче бер укучыбыз шалтыратып, күзенә “су шары” диагнозы куелуы хакында әйтте. Анысы ни икән?
-Сүз, мөгаен, пингвекула турында барадыр. Ул күз конъюнктивының бер төре, аны сулы шеш дип атарга буладыр. Аның барлыкка килү сәбәбе итеп тузанда һәм җилдә, кояшта еш һәм озайлы вакыт булуны атыйлар.
Гомүмән, күзләр тирәсендәге теләсә нинди шеш-үзгәрешләр, алар ничек дип кенә аталмасын, метаболик бозылышлар аркасында барлыкка килә. Алар, нигездә, 40 яшьтән узган кешеләрдә күзәтелә. Шул ук вакытта начар гадәтләргә ия булу да моны якынайта. Укучы хәбәр иткән авыруны мин пингвекула яки птериядер дип уйлыйм. Диагноз куйган белгечләр ханымны дәвалау ысуллары белән дә таныштыргандыр дип ышанам.
-Нурания Заһировна, почтабызга килгән тагын бер сорауга җавап бирегезче. “Моннан дистә еллар элек әниемнең күзендәге катарактага операция ясар өчен аның “өлгерүен” көтәргә туры килгән иде. Бүген килеп миңа да бу диагнозны куйдылар һәм тиз үк операциягә барырга тәкъдим иттеләр. Нигә ашыгырга?”,- дип киңәш сорый Тәтешле районында яшәүче Резеда ханым.
-Бу – уйдырма. Чөнки күз ясмыгы куе гель сыман, ягъни, берникадәр формасын үзгәртергә сәләтле. 40 яшьтән соң ул үзенең сыгылмалылыгын югалта башлый һәм тыгызлана. Бу барыбыз өчен дә котылгысыз һәм табиги процесс. Башыбыздагы чәчләркемнекедер утызда ук – ап-ак, кемнекедер алтмышта да агарып бетми. Катаракта да шулай: кемдә ул 50 яшьтән соң гына барлыкка килә, кемдәдер – кырыкта ук.
Ә инде кайчан операция эшләтергә дигән сорауга болай дип әйтер идем: күз ясмыгы тыгызлана барган саен, тернәкләнү дә катлаулана барырга мөмкин. Операцияне кеше көндәлек тормышында уңайсызлык, күз алдында томан барлыкка килүен сизә башлауга ук ясатырга кирәктер. Катаракта диагнозлы кеше тора-баракүзлек белән дә авыр күрә башлый һәм оптика кибетенә барып яңа күзлек сатып алырга мәҗбүр була. Ләкин анысы да яхшы күрсәтми...Эш шунда, оптикаларда, нигездә, консультант-оптеметристлар эшли, ә алар күз ясмыгының структурасын карый-билгели алмыйлар. Әгәр кеше офтальмологка барса һәм аңа катаракта дигән диагноз куелса, табиб аңа кат-кат күзлек сатып алып акчасын туздырмаска һәм хирургка консультациягә барырга киңәш итәр.
Операция иртәрәк ясалган саен, ул уңышлырак булачак, күрү сәләтенә дә зыян булмас. Әгәр инде куркып, операция ясатуны сузып йөрсәгез, күз ясмыгы тыгызланачак һәм күрү нервы эшләү сәләтен югалта барачак. Нәтиҗәдә, күзләр торган саен ялкаулана, алар инде бернинди күрү сигналын да кабул итми башлый. Мәсәлән, кешегә яңа күз ясмыгы урнаштыралар, анда мәгълүмат та килә башлый, ләкин күз инде эшләргә теләми. Димәк, операция эшләтүнең фәтүәсе дә булмады дигән сүз...
-Бүген бик күпләрне, аеруча компьютер артында утырып эшләүчеләрне коры күз синдромы (ССГ) борчый. Аны замана бәласенә әверелде дип тә саныйлар...
-Аның билгеләре – күзгә ком тулгандай булу, күз кызару, күзләрнең тиз аруы һ.б. Тагын да күздән яшь агуны әйтергә кирәктер. Еш кына бу кешегә “Сездә – коры күз синдромы!” дисәң, ул аптырауга кала: “Ничек инде коры? Минем бит күздән яшь ага”,- ди. Эш шунда, экран артында утырган кеше (компьютер булсынмы бу, әллә телефонмы), күзен тиешенчә йомгалап алырга оныта. Һәм күзләр кибә.
Аңлау өчен: безнең күз яше гади генә тозлы су түгел, ул сулы, майлы һәм аксымлы өлешләрдән гыйбарәт. Аксымлы өлештә аксымнар – лизоцимнар бар. Майлы өлеше күз бәбәкләренә күз өстендә шуып йөрергә ярдәм итә, шуның аркасында без күзне йомгалыйбыз. Күзне сирәк йомгалау аркасында майлы өлеш кими, шул чакта бәбәкләр авырлык белән шуа һәм күзне кыра башлый.
Майлы өлеш күбрәк бүленеп чыксын өчен мин гәзит укучыларга махсус җылы компресс һәм массаж эшләргә тәкъдим итәр идем. Майлы компонент аскы һәм өске күз бәбәкләре читендәге бизләр тарафыннан эшләп чыгарыла. Шуңа да җылы суга тыгып сыгылган сөлге белән күзгә компресс ясарга, шулай итеп бар күзәнәкләрне ачарга, аннан инде йомшак кына итеп аскы бәбәктән – өскә, өске бәбәктән аска табан сыпыру хәрәкәтләре эшләргә кирәк. Күзәнәкләр ачылыр һәм күз яшенең майлы өлеше җитәрлек дәрәҗәдә җитештерелә башлар. Шулай иткәндә, ССГ сезне артык борчымас дип уйлыйм.
-Ә даруханәдән дару гына алып салсак?
-Әйе, бүген андый дарулар сатыла. Мин пациентларыма даруны берьюлы икене алырга киңәш итәм: бер флаконын өйдә калдырыгыз, икенчесен эштә тотыгыз, димен. Шулай иткәндә, даруны әле тегендә, әле монда онытып калдырудан котылырсыз (елмая). Моннан тыш, экранга искәртүче белдерү кую уңышлы булыр: хәзерге көндә “күзләреңне йомгала, еракка кара, тамчы тамыз” дигән блинг-кушымталар бар. Билгеле бер аралык белән шул язулар чыккан саен сезгә күзләрегезне ял иттереп, муенга җиңелчә массаж ясап, артабан эшегезне дәвам итәргә генә кала. Әйткәндәй, моның өчен нибары 1-2 минут вакыт җитә. Балаларыгызны да моңа өйрәтегез.
Миңа еш кына күз проблемаларын хәл итәргә булышучы дару препаратлары, төрле витаминнар билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәләр. Ләкин мин аларга болай дип җавап бирәм: күзгә файда бирә торган нәрсәләр көндәлек тормышыбызда бик күп һәм аларны рәхәтләнеп (!) кулланырга була, дип. Мәсәлән, йокларга иртәрәк ятыгыз, көн яктысында 1,5-2 сәгатьләп урамда йөрегез, яхшы тукланыгыз һәм күрү балансын саклагыз!
Телефоннан баш тартырга чакырмыйм, чөнки заман белән бергә атлау мөһим, интернеттан да бик күп файда алырга мөмкин. Шуңа да 20 минут эшләдегез икән, 20 минут ял иттегез. Ә 2 сәгать кузгалмый утырып, 20 минут ял итегез түгел (елмая).
Балаларга килгәндә, 4 яшькә кадәр аларның төп шөгыле йөгерү, сикерү кебек уеннар белән бәйле булырга тиеш. Телефонны 3 яшьтән соң, нибары 10-15 минутка гына бирү рөхсәт ителә.
-Гәзит укучыларыбызга тагын ниләр киңәш итәр идегез?
-Йокларга бер сәгать кала кулга телефон алмагыз! Аннан, даими рәвештә табиб-офтальмологка күренеп торуны бурыч итеп куегыз. Мәсәлән, бала туып бер ай үткәч, аннан бер яше тулгач, аннан инде ел саен бер тапкыр тикшертеп торырга кирәк. 40 яшьтән узганнарга шулай ук елына бер тапкыр, әгәр катлаулы диагноз куелган икән, елына ике тапкыр, тикшерелү мотлак. Сәламәт булыгыз, дуслар!
Гөлара Арсланова.