Сәламәтлек
5 март 2025, 09:21

Башкортстанда - Кырым табиблары

Табиб-терапевтлар Дария һәм Александр Астапенковлар Симферопольдән Калтасы районына күчеп килгәннәр һәм «Земский доктор» программасында катнашалар.

Башкортстанда - Кырым табибларыБашкортстанда - Кырым табиблары
Башкортстанда - Кырым табиблары

Кырым табиблары Башкортстанның медицина учреждениеләрендә табиблар сафларын тулыландырды. БР сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, табиб-терапевтлар Дария һәм Александр Астапенковлар Симферопольдән Калтасы районына күчеп килгәннәр һәм «Земский доктор» программасында катнашалар.

Дария һәм Александр Астапенковлар «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Симферопольдәге С.И. Георгиевский исемендәге медицина академиясен тәмамлаганнар. Гаилә башлыгы 2019 елда «Фтизиатрия» белгечлеге буенча ординатура узган. Биш ел дәвамында Кырымда район хастаханәсендә терапия бүлеге мөдире булып эшләгән.

Дария Астапенкова ординатураны 2021 елда «Дерматовенерология» белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген Симферополь районының Пионер участок хастаханәсендә башлаган.

Ир белән хатын Калтасы районына күченү карары аңлы рәвештә булганлыгын таный. Дария Андреевнаның әбисе һәм бабасы Башкортстанның Яңавыл районыннан. Бүген Александр Астапенков Калтасы поликлиникасы мөдире вазифасын башкара, шулай ук беренче терапия участогында пациентлар кабул итә. Дария Андреевна Краснохолмск больницасында врач-терапевт булып эшли.

Башкортстанда - Кырым табиблары
Башкортстанда - Кырым табиблары
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас