БДМУ клиникасында Triclip методикасы буенча республикада тәүге тапкыр йөрәккә катлаулы операция ясадылар.
Башкортстанда халык сәламәтлеген саклауга игътибар зур. Һәм саулык саклау системасының төп бурычларының берсе булып, әлбәттә, медицина хезмәткәрләрен әзерләү бурычы тора.
“Безнең бурыч – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм барлык халык өчен дә үтемле итү”, – дип еш ассызыклый үзенең чыгышларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкорт дәүләт медицина университеты республикада медицина кадрлары әзерләүнең төп базасы булып тора. Уку йортының уникальлеге – аның үз клиникасы булуындадыр. Нәкъ менә клиника базасында бүгенге студентлар – булачак табиблар заманча, практик юнәлешле белем алалар.
Шунысы куанычлы, соңгы еллар дәвамында университетта бюджет урыннары елдан-ел саен арта. Бүген медицина университеты микробиология, биоинженерия, биоинформатика, клиник психология, сәламәтлек саклау өлкәсендә менеджмент, мәктәпкәчә һәм мәктәп медицинасы, генетика, медицинада мәгълүмати технологияләр, сәнәгать фармациясе кебек заманча белем бирү программалары юнәлешендә актив үсә һәм заман таләпләренә җавап бирә.
Югары технологияле җиһазлары, заманча клиник базасы булган һәм, нигездә, төп максаты югары квалификацияле белгечләр җитештерүгә юнәлтелгән БДМУ бүген шулай ук яңа белемнәр бирүче, яңа дарулар һәм заман таләпләренә җавап бирүче медицина җиһазлары җитештерүче югары уку йортына әверелә бара. Шунысы куандыра: күптән түгел Башкорт дәүләт медицина университеты THE's World University халыкара абруйлы рейтингы версиясе буенча Русиянең иң яхшы 3 медицина университеты исемлегенә керде (элек ул 9нчы урынны били иде).
Бүгенге көндә Башкортстан табиблары һәм медиклары моңа кадәр хыял да итә алмаслык операцияләр башкарып, хөрмәт казаналар. Монда БДМУ клиникасында эшләүче табибларларның да өлеше бик зур. Алар уникаль операцияләр эшли, шулай ук кискен авыруларны дәвалауның яңадан-яңа ысулларын куллана.
Мәсәлән, күптән түгел БДМУ клиникасында Triclip ысулы буенча Башкортстанда беренче тапкыр йөрәккә катлаулы операция ясадылар. Шуны да әйтергә кирәк, Triclip ысулы – катетер аша йөрәк клапанында операцияләр үткәрү өчен махсус уйлап табылган система.
Тәүге операция йөрәк клапаны зәгыйфьлеге булган 72 яшьлек пациентка эшләнгән.Трикуспидальклапанныңҗитешсезлеге – җитдийөрәк авыруы, моңа кадәр аны дәвалау уңышлылардан саналмый килгән.Буавырувакытында зур кан әйләнешендәкан агышы начарая һәм пациентта шешенүләр, аритмия һ.б. билгеләр барлыкка килә.Үпкәдә зыянкүрә – кислород үтеп керү кими.Чир, кагыйдә буларак, озакка сузыла һәм тиешле медицина ярдәме булмаганда, үлемгә китерә.
БДМУ клиникасы табиб-кардиологы, 1 нче госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Әлфия Пушкарева әйтүенчә, Triclip ысулы буенча йөрәккә операциянең ясауның төп өстенлеге – ул аз инвазив тәэсир итү, аны хәтта өлкән яшьтәге пациентларга да кулланырга мөмкин. Элек йөрәк клапаны зәгыйфьлеге авыруын оператив юл белән яшь пациентларны гына дәвалаганнар. Ә өлкәннәр дару препаратлары белән терапия узган, чөнки алар өчен йөрәккә ачык операция ясауның хәвефе бик зур. Яңа Triclip ысулы ярдәмендә ясалган операциядә соң исә пациентның хәле тиз үк яхшыра, өченче тәүлеккә ул инде дәваханәдән йортына кайта ала.
Яңа ысул нидән гыйбарәт соң?
"Без бот кан тамыры аша без кирәкле инструментлар кертәбез, проблема булган клапанны карыйбыз. Һәм бу проблемалы урынга махсус клипса кертеп аның капкачларын ябабыз, шуның белән йөрәк җитешсезлеген киметәбез. Процедура кан тамыры буенча йөрәк куышлыгына үткәрелгән озын чыбык ярдәмендә башкарыла. Катетер очында махсус җайланма бар, ул клапан капкачларына беркетелә һәм, тишекне кечерәйткәндәй, аларны тарта. Бу манипуляция кире якка кан агымын туктата», - дип аңлатма бирә бу уңайдан БДМУ клиникасының диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге мөдире Сергей Благодаров.
Әлеге операция республикада БДМУ клиникасы базасында тәүге тапкыр башкарылды. Элек мондый операцияләр Мәскәүдә генә үткәрелгән булган. Ә киләсе елда инде табибларыбыз йөрәк авыруыннан иза чиккән тагын да, ким дигәндә, ун пациентка ярдәм итәргә планлаштыралар.
Фото:пресс-служба клиники БГМУ
Гөлара Арсланова.