Сәламәтлек
3 март 2025, 06:18

Миллион ярым чәч бөртеге югалтабыз...

Чәч бөртеге 3-4 ел хезмәт итә.

Миллион ярым югалтабызмы?Миллион ярым югалтабызмы?
Миллион ярым югалтабызмы?

Ышаныргамы-юкмы, үзегез карагыз, ләкин менә аксыл чәчле кешеләрнең чәч бөртекләре саны кара чәчле кешеләрнекенә караганда күбрәк була, ди галимнәр.

   Шунысы да кызыклы, алар малайларның чәч бөртекләре саны буенча кызлардан күпкә калышуын да ачыклаган (10-12 процентка). Шуңа күрә дә малайлар кызларның чәчләреннән тартып, үзләренә тәм табалардыр инде.

   Чәч бөртеге 3-4 ел хезмәт итә. Көн саен кеше якынча 45 бөртек чәч югалта. Гомере буена бу сан миллион ярымга барып басарга мөмкин. Тик шунысы тынычдандыра: коелган чәчләр урынына яңалары үсеп тора. Мәсәлән, бер ай эчендә чәчләр 1 см.га үсеп, елына 15-16 см.га җитәләр.

   Аннан, кемнеңдер чәчләре – йомшак, ә кемнеңдер каты була. Дөньядагы иң каты чәчле кеше Гиннессның рекордлар китабына кертелгән. Аның чәч бөртеге 170 г. авырлыктагы йөкне күтәреп тора алган!

 Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас