Сәламәтлек
3 март 2025, 05:53

Кайчан дәва табылыр соң?

Уколларны көненә берничә тапкыр кадарга кирәк, ә бу – бик тә мәшәкатьле.

Кайчан дәва табылыр соң?Кайчан дәва табылыр соң?
Кайчан дәва табылыр соң?

Икенче типтагы шикәр диабеты белән авыручы кешеләр инсулин белән дәвалануны суза киләләр, нәтиҗәдә, алар организмына шактый зыян килеп өлгерә.

   Моның сәбәбе шунда, уколларны көненә берничә тапкыр кадарга кирәк, ә бу – бик тә мәшәкатьле.

   Әгәр препарат инъекцияләрен сирәгрәк кадарга мөмкин булса, күпләр бу дәвалану төрен тизрәк кабул итәрләр һәм чиргә көчәеп китәргә ирек бирмәсләр иде.

   Атнасына бер тапкыр гына кадала торган ИКОДЕК препараты турында без язган идек инде. Бар дөньяда миллионнарча кешеләр зарыгып көткән әлеге препаратны сынаулар бүгенге көндә уңышлы бара: аның көн саен кадала торган гларгин кебек үк нәтиҗәле булуы дәлилләнгән. Димәк, озакламый аны куллануга чыгарырга ашыгачаклар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас