Сәламәтлек
1 март 2025, 17:54

Яз көне кеше организмы аеруча витаминнарга мохтаҗ

Авырганнан нинди витаминнар кабул итәргә, организмга ничек хәл җыярга булышырга?

Яз көне кеше организмы аеруча витаминнарга мохтаҗЯз көне кеше организмы аеруча витаминнарга мохтаҗ
Яз көне кеше организмы аеруча витаминнарга мохтаҗ

Әлбәттә, иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк. Авырудан соң тернәкләнү өчен өлкәннәргә түбәндәге витаминнар тәкъдим ителергә мөмкин:

 

С (аскорбин кислотасы). Тукымаларның регенерациясен тизләтә, калдык инфекция белән көрәшергә ярдәм итә. Шулай ук тимерне үзләштерүгә ярдәм итә, бу ялкынсыну процесслары аркасында кимегән гемоглобин дәрәҗәсен нормальләштерү өчен мөһим. 

 

D витамины. Иммун реакцияләр өчен җавап бирүче күзәнәкләрнең активлашуын тәэмин итә. Аны кабул итү, сөяк һәм мускул тукымаларын ныгытып, кабат авыруларны булдырмаска ярдәм итә. 

 

А (ретинол). Лайлалы тышчаларның регенерациясендә һәм организмның гомуми хәлсезлегеннән зыян күрергә мөмкин булган күрү сәләтен торгызуда катнаша. 

 

Шулай ук В (В1, В6, В12), 

Е витаминнары, авырудан соң тернәкләнү өчен микроэлементлар (цинк, магний, селен һ.б.) файдалы булырга мөмкин.

 

Чыганак: Гөлшат Атнагулова алып барган Телеграм-канал.

Яз көне кеше организмы аеруча витаминнарга мохтаҗ
Яз көне кеше организмы аеруча витаминнарга мохтаҗ
Автор:
Читайте нас