Алты айдан артык саклмаска киңәш итәләр.
Кабак файдалы матдәләргә бик бай! Әмма аны без бик яратып бетермибез. Ашый белмибез. Шуңа күрә, базга тутырып ташлагач, мал-туары булмаган хуҗалыкларда язга кадәр, икенче кабаклар өлгергәнче дә ятуы ихтимал.
Ә кабакны өзеп алгач, алты ай дәвамында ашап бетерергә киңәш итәләр. Шулай аның файдасы зуррак була.
Аның итендә һәм төшләрендә сәламәтлекне нытыгырга ярдәм итүче күп кенә матдәләр, аерым алганда, ферментлар, җиңел үзләштерелүче углеводлар һәм аксым, җепселле тукыма һәм пектиннар, сахароза һәм табигый кислоталар бар. Бу файдалы яшелчәләрдә тәнебез өчен кирәкле матдәләрнең – фосфор, кремний тозлары, бакыр булуы да билгеле. Кабак витаминнарга да (бигрәк тә В төркемендәге) бай. Кабакның төшләре дә бик файдалы. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм алыштыргысыз С витамины күп.
Кабакның ите һәм төшләре, беренче чиратта, тәндәге су һәм тозлар алмашына йогынты ясый, бөерләрнең чистарту үзлеген көчәйтә, тәннән тиз арада хлоридларны чыгарырга ярдәм итә, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүләрне булдырмый. Шул ук вакытта пектин матдәләр артык холестерин, агу һәм калдыклардан арынырга ярдәм итә, тәннең сусызлануына юл куймый, ашкайнату юлларына бәйле авырулар вакытында зыян килгән тукымаларның тышчасын торгызырга булыша, лайлалы тышчаны тәнгә ризыклар белән кергән зыянлы матдәләрнең йогынтысыннан саклый. Кабакның йомшагы озак вакыт эч кипкәндә ярдәм итәргә сәләтле.
Бу яшелчә күпләр өчен файдалы. Иң беренче чиратта ул кантамырлары кысылу, тазару, төрле йөрәк авырулары (бигрәк тә шешенүләр булса) сәбәпле кантамырларга тоташтыргыч тукыма үсүдән газапланган кешеләргә ярдәм итә. Кабакның йомшагы һәм төшләре шикәр авыруы, үк куыгының дәвамлы ялкынсынуы, бөер тукымасы, ашказаны, нечкә һәм туры эчәк ялкынсынганда, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә, йокысызлыктан интеккәндә, йөкле хатын-кызларда сыеклык тоткарланганда яисә ырудан калу чорында гормоннар тигезлеге бозылганда ярдәм итә. Тән өшегәндә, пешкәндә, тире кызару авыруы күзәтелгәндә, яралар һәм шешле куыкчыклар булганда, кабакны уып, җәрәхәтле урынга куйсаң, ярдәм итми калмас. Халык та, табиблар да кабак нигезендә ясалган даруларны бөрләр, үт һәм бәвел куыгы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда дәвалану һәм авыруларны булдырмау, шулай ук суалчаннарны куу чарасы буларак кулланалар.
Фото: culture.ru