Сәламәтлек
28 февраль 2025, 05:06

Ирләр өчен куркынычрак?

Бүген дөньяда 38 миллион чамасы кеше ВИЧ-инфекция белән яши...

Ирләр өчен куркынычрак?Ирләр өчен куркынычрак?
Ирләр өчен куркынычрак?

Бүген дөньяда 38 миллион чамасы кеше ВИЧ-инфекция белән яши...

   Соңгы елларда СПИД, үлемечле чирләр исемлегеннән төшеп, хроник авырулар исемлегендә урын алды. Шулай да теләсә нинди инфекция эләгү дә мондый чирлеләр өчен зур хәвеф тудыра. Соңгы тикшерүләр шуны күрсәтә: алар йөрәк-кан тамырлары чирләренә аеруча бирешүчән булалар икән.

   ВИЧка ия пациентларда атеросклероз барлыкка килү хәвефе арта бара, ди белгечләр. Ир-егетләргә исә аеруча сакланырга кирәк.

  • Деменция барлыкка килү хәвефе дә, бу чир белән авыручыларда, чирләмәүчеләргә караганда, 58 процентка артыграк очрый һәм ул аларда 10-11 елга иртәрәк башлана,- диелә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларда.

Фото: ivspeedcentr.ru

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас