Уфаның ашыгыч ярдәм дәваханәсе табиблары 43 яшьлек авыруны өч тапкыр үлемнән саклап калган. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, ир-атны дәваханәгә инсульт билгеләре белән алып килгәннәр. Тикшерү вакытында аңарда атеросклеротик бляшка аркасында йокы артериясенең шактый стенозы ачыкланган. Инсульт кабатлану хәвефе булган. Ачыкланган бляшканы алып ташлар өчен ир-атны план буенча операциягә әзерли башлаганнар. Әмма шулчак кинәт аның эче авырта башлаган.
Авыруны эренле хирургия бүлегенә күчергәннәр, анда диагностик лапароскопия вакытында эчәгенең бер өлеше некрозы белән артериянең кискен тромбозы ачыкланган.
“Бу тиз арада хирургик операция таләп иткән кеше гомеренә хәвеф белән янаучы хәл. Операция вакытында табиблар бригадасы эчәклекнең зарарланган өлешен кисеп ташлаган. 30 минуттан пациентка өстәмә диагностика – ангиография – үткәргәннәр, процедура вакытында эчәклек артерияләренең берсендә 90 процентлык стенозны ачыклаганнар. Бу кан тамырын киңәйтер өчен стент урнаштырганнар”, – дип язган Айрт Рәхмәтуллин.
Пациентны канәгатьләнерлек хәлдә дәваханәдән чыгарганнар. Чиновник сүзләренчә, өч этаптан торган катлаулы дәвалану төрле белгечлектәге табибларның югары профессиональлеге белән уңышлы үткән. Хәзер ир-атка инсульт кабатлану хәфен киметер өчен атеросклеротик бляшканы алып ташлау өчен план буенча операция ясарга тиешләр.
Чыганак: bashinform.ru