Сәламәтлек
24 февраль 2025, 08:03

Табибка ышану мөһим!

Башкортстан табиблары һәм медиклары моңа кадәр хыял да итә алмаслык операцияләр башкарып, хөрмәт казаналар.

Табибка ышану мөһим!Табибка ышану мөһим!
Табибка ышану мөһим!

Башкортстан табиблары һәм медиклары моңа кадәр хыял да итә алмаслык операцияләр башкарып, хөрмәт казаналар.

  “Безнең бурыч – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм барлык халык өчен дә үтемле итү”, – дип еш ассызыклый үзенең чыгышларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу бурычны хәл итү өчен республикабыз федераль программаларның мөмкинлекләрен дөрес куллана, шул ук вакытта үз программаларын башлап җибәрә һәм гамәлгә ашыра.        

   Аңлашыла, сәламәтлек саклау тармагының алга таба үсеше өчен җитди акчалар бүленү мөһим. Башкортстанда медицина өлкәсен финанслау соңгы 5 елда бер ярым тапкырга артты, узган ел гына да бу максатларга 120 млрд. сум акчалар (!) юнәлдерелде. Биш ел эчендә генә республикада 43 капиталь сәламәтлек саклау объекты төзелде, шуларның өчтән бере – эре югары технологияле медицина үзәкләре. 2023 елның августында Башкортстанга эш сәфәре белән килгән РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко медицина үсешендә республиканың алдынгы тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ул төбәктә уздырылган медицина ярдәме күрсәтү системасы структурасын үзгәртеп коруның сыйфатын югары бәяләде һәм бу уңышлы тәҗрибәне бөтен илгә таратырга кирәклеген әйтте.

    Сәламәтлек саклауга саллы акчалар салуның уңай нәтиҗәләр бирүен күрсәтүче кайбер саннарга да күз салыйк әле. Мәсәлән, 5 ел элек Башкортстанда яман шеш авыруларыннан үлүчеләр саны сагаерга мәҗбүр итә иде. Аны, 2019 елда 100 мең кешегә туры килгән 179,3 очрактан, 2023 елга 154,9 га кадәр киметергә мөмкин булды. Моңа, әлбәттә, «Сәламәтлек саклау» милли проектының«Онкологик авырулар белән көрәш»төбәк программасын гамәлгә ашыру ярдәм итте. Аның кысаларында Уфада республика онкодиспансерының яңа комплексы төзелде һәм 2020 елның августында куллануга тапшырылды. Шулай итеп, республикабыз  Европа дәрәҗәсендә җиһазландырылган яңа медицина учреждениесенә ия булды.

   Бүгенге көндә анда эшләүче табиблар уникаль операцияләр ясый, алар кискен авыруларны дәвалауның яңадан-яңа ысулларын куллана. Шундый белгечләрнең берсе, Республика онкология үзәгенең табиб-онкологы Булат Фәрит улы Кыямов, яшь булуына карамастан, пациентлар арасында зур хөрмәт казанган кеше.

   Булат Фәрит улы бүгенге көндә катлаулы операцияләрдән саналган касык-бот лимфаденэктомиясе операциясен уңышлы башкаручы табиб булып танылды. Бу процедура вульва яман шеше стадиясен билгеләүдә һәм дәвалауда хәлиткеч роль уйный. Эндоскопик ысул куллану бу операцияне зур булмаган кисемтәләр аша башкарырга мөмкинлек бирә. Үз чиратында, бу операциядән соңгы катлауланулар санын киметә һәм авыру кешенең операциядән соңгы чорда яшәү сыйфатын яхшырта. “Операциянең әлеге методикасын өйрәнү өчен тагын да масштаблырак тикшеренүләр планлаштырыла. Минем бурыч – пациентка ярдәм итү. Пациент дәвалаучы табибка ышанырга тиеш! Ә моның өчен табибтан таләп ителгән төп нәрсә – кешелеклелек. Безнең шәһәрдә яхшы табиблар күп һәм алар үз бурычларын намус белән үти”,- ди әңгәмәдәшем.

Булат Фәрит улы үзенең эш практикасыннан мисаллар да китереп үтте:

“Мәсәлән, 71 яшьлек ханым декабрь азагында безнең бүлеккә касык-бот лимфаденэктомиясе белән вульвэктомия операциясен ясатырга кергән иде,- дип сөйләде безгә доктор.- Ул үзен җенес иреннәре тирәсендә барлыкка килгән шеш һәм шул урында авырту борчуы хакында сөйләде. Пациентка эндоскопик юл белән лимфаденэктомия операциясе эшләтү тәкъдим ителде һәм әлеге ысулның уңай яклары хакында белешмә бирелде.

   Операция уңышлы үтте, аннан соңгы чор да катлаулануларсыз узды. Ханым 8нче көнгә дәваханәдән чыкты, гыйнвар бәйрәмнәреннән соң пациент, беренче операциядә алынган лимфа төеннәрендә метастаза барлыгы ачыклану сәбәпле, икенче яктан касык-бот лимфаденэктомиясе эшләтү өчен кабат хастаханәгә салынды. Икенче операция шулай ук видеоэндоскопик рәвештә башкарылды. Операциядән соңгы чор катлаулануларсыз узды, бишенче тәүлеккә ул йортына кайтты. Хәзерге вакытта ханым дәвалауның чираттагы этабына, адъювант нур терапиясенә әзерләнә”.

Фото: prodoctorov.ru

                                                           Гөлара Арсланова.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас