Бу сүзләр белән беркем дә бәхәсләшмәс дип уйлыйм. Чөнки әгәр саулыгы китсә, адәм баласы өчен барсы да арткы планга күчә.
Башкортстаныбыздабүген халык саулыгын саклау өчен күп нәрсәләр эшләнә. Моңа мисал итеп соңгы елларда дистәләрчә яңа поликлиникалар һәм дәваханәләр төзелгәнен һәм бу эшнең бүген дә уңышлы дәвам итүен әйтеп үтәргә кирәктер.Быел, мәсәлән, аеруча зур проект тормышка ашырыла –Республика кардиология үзәгенең яңа корпусын куллануга тапшыру планлаштырыла. Шулай ук Учалы шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусы төзелә, тагын да республикашәһәр һәм районнарында өр-яңа 6 поликлиника ачылачак. Тагында 130 модульле фельдшер-акушерлык консультацияләре үз ишекләрен ачар дип көтелә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль өлкәне, барыннан да бигрәк сәламәтлек саклауны үстерүгә зур иътибарын юнәлтә, хәстәрлек күрә. Нәтиҗә буларак, ирешелгән уңышларыбыз да шактый.Үткән Башкортстан Дәүләт Җыелышына юлламасында ул гомер озынлыгының үсүен, сабыйлар үлеменең һәм йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларының кимүен республика медицина тармагы үсешендә төп казаныш дип атады.
17 февраль көнне үткән видеоконференция бәйләнеше вакытында да Радий Фәрит улы сәламәтлек саклау темасына бәйле шактый фикерләренҗиткерде.
“Русия бюджетының өч елга тулы параметрлары формалаштырылганнан соң инде без республиканың беренчел медицина буенча гаризаларының ни дәрәҗәдә канәгатьләндерелүе турында ачык белербез. Без, нәрсәләр мөһим булса, шулар буенча гаризалар тапшырдык. Әгәр алар барсы да кабул ителсә, бик яхшы булачак,- диде Башлык.
Балалар – безнең киләчәгебез. Республика сәламәтлек саклау өлкәсенең тагын да бер мөһим юнәлеше – балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәмен күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү. Бу уңайдан үткән киңәшмәдә БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинда чыгыш ясады.
Министр бәян итүенчә, Башкортстан Республикасында бүгенге көндә 889419 бала гомер итә, шуларның 90 проценты бүгенгесе көндә искәртү тикшерүләре үткән. “Балалар арасында аеруча сулыш алу, күрү, ашказаны-эчәк системасы органнары киң таралган. Бүгенге көндә бу чирләрне безнең табиблар амбутор рәвештә дә, стационарда да уңышлы дәвалыйлар”,- диде министр.
2024 елда 3728 бала республика учреждениеләрендәюгары технологияле медицина ярдәме алган, тагын да 1762 баланы федераль үзәкләргә юллаганнар. Ашыгыч диагностика үткәрүләр максатына республикада тәүлек әйләнәсенә эшли торган телемедицина консультацияләре системасы кулланышка кертелгән.
Бүген республикада 8 махсуслаштырылган балалар медицина үзәге эшли, шул исәптән орфан авырулары, генетик дерматозлар, менталь саулык һәм поллиатив ярдәм үзәкләре. 2024 елның октябрендә “Салют” балалар реабилитация комплексы ачылган иде. 4 ай эчендә генә анда 352 бала дәваланырга өлгергән. Ә 2025 елда исә тагын да 1770 баланы дәвалау планлаштырылган.
Әйткәндәй, бүген онкология өлкәсендә шактый алга китеш күзәтелә: мәсәлән, республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге ачылганнан соң яман шеш белән авырган балалар өчен югары технологик медицина ярдәме күләме 262 очракка үсүе билгеле. Ә федераль үзәкләр белән телемедицина консультацияләре саны ике тапкырга артты.
Тагын да зур бер уңышка ирешү мисалын китереп китү дөрес булыр: республикада тәүге тапкыр сөяк миен трансплантацияләүнең 3 өч очрагы теркәлде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу уңайдан болай дип белдерде:
“Онкология һәм гематология үзәген ачкан вакытта без, нигездә, сөяк миен күчереп утырту буенча операцияләрне үзебезнең табиблар эшли башлавын теләгән идек. Һәм моңа ирештек тә! Сез менә бу эштә катнашкан һәм бу эшне беренче тапкыр башкарган медицина бригадаларын бүләкләүгә тәкъдим итегез. Минем аңлавымча, бу бик тә мөһим вакыйга. Шуңа күрә мондый тәкъдимне ясагыз, без, һичшиксез, табибларыбызга рәхмәт белдерербез”.
Бәби тудыру, ягъни репродуктив сәламәтлек өлкәсендәдә шуктый алга китеш күзәтелә:
2024 елда үткәрелгән масштаблы диспансеризация вакытында 427 766 ир-ат һәм хатын-кыз тикшерүнең беренче этабын узган, анда 15 меңнән артык яңа авыру очрагы ачыкланган. Аларның 14% репродуктив функцияне дәвалау өчен күзәтү астына алынган. 2025 елда студентларга, яшь парларга һәм бала табу сәләте бозылган хатын-кызларга аерым игътибар бүленеп, 520 444 комплекслы тикшерүләр үткәрү планлаштырылган.
Без киләчәк буын турында кайгыртырга, демография мәсьәләләренә игътибарлырак булырга бурычлыбыз. Менә шуларны истә тотып, Башкортстанда булачак аналарга ярдәм итү өчен «Ачык бәби тудыру йорты» һәм«Кайгыртучан хатын-кызлар консультациясе» проектлары гамәлгә ашырылган, шул ук вакытта ЭКОга әзерлек алып бару эшләре камилләштерелә бара.
Моңа мисал итеп 2025 елдан 714,9 млн. сумлык «Ананы һәм балачакны саклау» төбәк проекты старт алуын, аның кысаларында 4 модульле хатын-кызлар консультациясе төзү һәм үзәк район хастаханәләре базасында өстәмә рәвештә 8 яңасын ачу планлаштырылуны һ.б. күләмле эшләрне санап үтәргә кирәктер. Бу барлык программаларның да төп максаты бер: халыкның репродуктив потенциалын саклап калу һәм бәбиләр туу санын арттыру.
Мәскәүдә узган Өченче “Милләт сәламәтлеген саклау 2024” конгрессында беренчел звеноны үстерүдә Башкортстан тәҗрибәсен илдә иң яхшы практикаларның берсе буларак тәкъдим итеп, аерым түгәрәк өстәл үткәрелүе, әлбәттә, күп нәрсә турында сөйли.Башка төбәкләрдә конгресска килгән күпләрдә бездәге фельдшерлар эшенең бердәм стандартка китерелүе, шуның буенча медколледжлар студентларын укыту, сәнәгать диспансеризациясе үткәрү тәҗрибәсе, ясалма интеллектны эшкә җигү һ.б. зур кызыксыну уятты.
РФ сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Рауль Мәгъфур улы Халфин әйтүенчә, Башкортстан республикасы яңадан-яңа фельдшер-акушерлык пунктларын һәм районнардагы авыл табиблык амбулаторияләрен ремонтлау һәм төзү буенча Русия Федерациясе киңлегендә лидерлар сафында. Моны барсы да таный һәм статистика мәгълүматлары моны раслый.
“Поликлиника хезмәтен үстерү турындагы карар кирәкле адым булды. Без шулай ук республикада ашыгыч ярдәм подстанцияләрен ремонтлау кирәклегенә игътибар бүлдек. Болар барсы да вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә ярдәм итеп кенә калмый, безне профсоюзларны да сөендерә, чөнки хезмәттәшләребез яхшы һәм заманча шартларда эшлиячәк”,- ди Рауль Мәгъфур улы.
Фото: resbash.ru
Гөлара Арсланова.