Сәламәтлек
21 февраль 2025, 07:28

Югары кан басымы баш миен киметәме?

“Яшь вакытта моның белән чирләү баш миен киметә һәм деменция куркынычын арттыра” дигән фикергә килгән күләмле тикшеренүләр үткәргән Кытай һәм Австралия галимнәре.

Гипертония баш миен киметә?Гипертония баш миен киметә?
Гипертония баш миен киметә?

Яшь вакытта моның белән чирләү баш миен киметә һәм деменция куркынычын арттыра” дигән фикергә килгән күләмле тикшеренүләр үткәргән Кытай һәм Австралия галимнәре.

   Галимнәр фикеренчә, кан тамырлары деменциясе баш мие структураларының җитәрлек тукланмавы аркасында килеп чыга. Алар әйтүенчә, югары кан басымы 45 яшьтән 64 яшькә кадәрге пациентларда ешрак очрый һәм һәм киләчәктә баш мие сәламәтлеге һәм деменция килеп чыгу хәвефен арттыра.

   Тикшеренүгә магнит-резонанс томографиясе (МРТ) нәтиҗәләре 55 яшьтән яшьрәк булган 11,4 мең пациент алынган. Катнашучылар артыннан күзәтүләр 12 елга якын алып барылган һәм белгечләр  алардагы деменциянең барлык очракларын да күзәткән. Менә шуннан чыгып гипертония баш миен киметә дигән фикерне җиткергән дә инде алар.

Фото: oktroo.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас