Сәламәтлек
21 февраль 2025, 06:12

Альцгеймер авыруыннан сакларга сәләтле

Соңгы елларда бу чир турында күбрәк белә башладык...

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Табиб-реабилитолог Сергей Агапкин “Россия 1” телеканалында “О самом главном”  тапшыруы эфирында ферментланган продуктлар акыл зәгыйфьлегеннән саклыйлар, дип белдерде. Белгеч киңәшен “Смотрим” платформасында карарга мөмкин.

Табиб сүзләренчә, тозланган кәбестә, кимчи кәбестәсе (махсус ферментланган пекин кәбестәсе), алма серкәсе һәм башка ферментланган ризыкларны даими рәвештә озак куллану аутоиммун һәм нейродегенератив авырулар барлыкка килү хәвефен киметергә сәләтле. Бу ризыкларны саклый ала торган чирләр исәбенә ул Альцгеймер авыруын да керткән.

Моннан тыш, реабилитолог билгеләп үткәнчә, мондый продуктлар кешенең психик сәламәтлеген яхшыртырга сәләтле. “Эчәк микрофлорасы составы һәм психик авырулар үсеше арасында ниндидер корреляция (...корреляцион бәйлелек — ике яки аннан да күбрәк очраклы зурлыкларның үзара статистик бәйләнеше. – Авт.)  бар", – диде ул бу ризыкларны  куллану һәм менталь халәт арасындагы бәйләнеш турында. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас