Медицина фәннәре докторы, табиб-диетолог Марият Мухина нинди тоз иң файдалы икәнен сөйләде.
"Иң файдалысы — гади йодлы тоз. Ул тулысынча тәүлеклек йод дозасын бирә", — диде Мухина.
Диетолог сүзләренчә, тоз төрләренең азык кыйммәтендә һәм микроэлементлары булуда аермалары аз. Сатып алучылар тозны фальсификацияләү белән еш очраша, дип өстәде ул. Мондый хәл еш кына кара һәм Гималай тозы очрагында була. Аны буяу юлы белән ясыйлар. Кешеләр продуктның тиешенчә булмаган составы өчен артык түләргә мәҗбүр.
Моннан тыш, тозда, бигрәк тә диңгезнекендә, организмнан чыгарылмый торган микропластик булырга мөмкин. Пластик кисәкчекләре диңгез суын парга әйләндергәндә тозга эләгә һәм продукттан чыгарылмый...
Табиб шулай ук тозны артык куллану бөерләр, кан тамырлары һәм буыннар белән проблемалар тудырырга мөмкин, дип искәртте.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Известия".