Сарымсакны кыздырып кулланып караганыгыз юкмы, дуслар? Алай тагын да файдалырак икән, дуслар. 3 көнгә бер тапкыр ашарга кирәк, бик көчле табигый антибиотик булып тора.
НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ?
Моның өчен аны табада кыздырып яки газ мичендә пешереп ашарга кирәк, диелгән.
ФАЙДАСЫ НИДӘ?
Паразитларны үтерә, токсиннардан арындыра, холестерин күләмен киметә. Артерияләрне чистарта, кан басымын көйли, ашказаны-эчәк трактын яхшырта.
Ашказаны авырткан кешеләргә дә зыяны юк.
Сарымсакны ашаганнан соң, күп итеп сыеклык эчегез. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.
Чыганак: Гөлшат Атнагулова алып барган «Сәламәтлек» «Телеграм» каналы.