Сәламәтлек
14 февраль 2025, 11:07

Борыч аша – йөрәгең рәхмәт әйтер!

Галимнәр әле булса бу феноменның серен ачып бетерә алмый.

Борыч аша – йөрәгең рәхмәт әйтер!Борыч аша – йөрәгең рәхмәт әйтер!
Борыч аша – йөрәгең рәхмәт әйтер!

 

   Кызыл борыч белән сыйланырга яратучылар яман шештән һәм йөрәк авыруларыннан сирәгрәк үлә икән. Галимнәр әле булса бу феноменның серен ачып бетерә алмый.

   Әче кызыл борыч белән сыйланган кешеләрнең озын гомергә ия булуы хакында элек-электән белгәннәр. Күптән түгел Америка галимнәре тагын да бер кат төпле тикшеренүләр үткәргән һәм моны тагын да бер кат дәлилләгән.

   Алар фикеренчә, әче кызыл борычның төп сере – аның составында булган капсаицин матдәсендә. Әлеге матдә йөрәк-кан тамырлары системасының дөрес эшләвенә ярдәм итә һәм матдәләр алмашын җайга сала. Капсаицинның атеросклероздан һәм яман шеш күзәнәкләреннән саклавы да билгеле булган.

   Игътибар!  Һәр нәрсәдә чама хисен югалтмау хәерле. Әче кызыл борычны күп куллануның ашказаны авыруларына китерүе бар дип тә кисәтә табиблар.

Фото: gurmania.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас