Сәламәтлек
14 февраль 2025, 04:23

Бала гомерләрен саклап

  Санитар авиация бер көн эчендә республиканың төрле почмагында яшәгән биш балага барган.

Бала гомерләрен саклапБала гомерләрен саклап
Бала гомерләрен саклап

 

Санитар авиация бер көн эчендә республиканың төрле почмагында яшәгән биш балага барган. Бу турыда БР Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

Реаниматологлар Мәчетле һәм Миякә районнары хастаханәләренә барган. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 6 яшьлек кызны вертолет белән республика килиник дәваханәсенә китергәннәр.

Неонаталь бригада белгечләре Октябрьский шәһәрендә ике бала янына барган, Уфа шәһәренең Дим бистәсендә бала тудыру йортындагы сабыйның гомере өчен көрәшкән табибларга да ярдәм кирәк булган.

“Бер көн эчендә республика хастаханәсенә өч нәни пациент китерелде, - ди ведомство җитәкчесе .– Ике баланы күчерү ярамаганлыктан, белгечләр урында гына карады һәм терапия коррекциясе эшләнде. Балаларның хәле аз гына яхшыра башлагач та аларны Уфа шәһәренә китерәчәкбез. Әмма биш очу, 3 эвакуация – безнең табиблар өчен рекорд түгел”.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас