Сәламәтлек
13 февраль 2025, 03:01

Иртәне кофедан башларгамы, әллә чәйдәнме?

Сез нәрсә эчәсез?

Чәй һәм кофе – дөньяда иң популяр эчемлекләр, күпләрнең көне нәкъ шулардан башлана. Әмма күпләр иртән кайсы эчемлеккә өстенлек бирергә, кайчан кофе һәм чәйдән баш тартырга һәм аларның нинди файдага ия булуы турында сорау бирә.

Табиблар иртән кофе түгел, ә яшел чәйгә өстенлек бирү яхшырак дип саный. Кофеиннан тыш, яшел чәй яфракларында организм өчен әһәмиятле берничә элемент – катехин, танин һәм антиоксидантлар – бар. L-теанин акыл эшчәнлеген стимуллаштыра, ә танин авыздагы патоген микрофлорага йогынты ясый. Әгәр дә сез көнегезне кофедан башларга күнеккән булсагыз, моны ач килеш, бигрәк тә гастриттан интегүчеләргә эшләргә кирәкми. Билгеле булганча, кофе ашказаны согы бүленеп чыгуны стимуллаштыра.

Күпләр кофеда чәйдәгегә караганда кофеин күбрәк дип саный һәм хаталана. Шул ук вакытта ике эчемлектә дә дәртләндергеч матдә бертөрле дәрәҗәдә  диярлек: 150 мл яңа әзерләнгән бөртекле кофеда – 40-180 мг кофеин, 150 мл яңа пешерелгән яфрак чәендә 30-120 мг кофеин булырга мөмкин. Кешегә йогынты ясаудагы аерма чәйдә кофеинның тәэсирен йомшарта торган башка матдәләр булу белән аңлатыла. Шунысы кызык: тартылган кофе бөртекләре исе дә кешенең тонусын күтәреп җибәрергә мөмкин, ә яфраклы чәйдә бу күзәтелми.

Чәй һәм кофе файдасы

Галимнәрне күбрәк кофе кызыксындырган, шуңа күрә иң күп тикшеренүләр бу продуктка карата үткәрелгән. Шул ук вакытта яшел чәй дә игътибарга лаек.

Кофе. Галимнәр бөртекле кофены чама белән куллану яман шешнең берничә төре барлыкка килү куркынычын киметә икәнен исбатлый алды. Аерым алганда, бавыр, авыз куышлыгы һәм эчәклек яман шеше. Моннан тыш, эчемлек Альцгеймер һәм Паркинсон авыруларын, II типтагы шикәр диабетын, миокард инфарктын һәм үт ташы авыруын профилактикалау чарасы булып тора.

Яшел чәй. Яшел чәйнең баш мие өчен файдасы күзәтелә – даими кулланган очракта картлык деменциясе барлыкка килү куркынычы кими. Моннан тыш, эчемлекнең йөрәккә уңай йогынтысы билгеле, яшел чәй яратучылар йөрәкнең ишемик авыруыннан, шулай ук глаукомадан (тулы сукырлыкка китерә торган күз авыруыннан) сирәгрәк интегәләр.

Кара чәйнең файдасы турында тикшеренүләр үткәрелмәгән. Шул ук вакытта, белгечләр күзәтүе буенча, яшел һәм кара чәйнең кеше организмына тәэсире әллә ни аерылмый. Кара чәйнең уңай тәэсире кимүе аны әзерләү ысулы белән аңлатыла – яшел чәй яфрагын ферментацияләү процессы нәтиҗәсендә ул каралана, шул ук вакытта биологик актив матдәләрнең бер өлешен югалта. Шуңа күрә яшел чәйдә аларның саны карага караганда бераз күбрәк.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас