Башкортстанда аерым сыйныфларда һәм балалар бакчаларында грипп/ОРВИ буенча карантин кертелде. Бу хакта үз телеграм-каналында төбәкнең беренче вице-премьеры Урал Кильсенбаев хәбәр итте.
"Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада карантинга ябык мәктәпләр юк. Аерым сыйныфлар бар, алар бөтен республика буенча 17. Карантинга чыгарылган балаларның гомуми саны - 645 кеше. Белем бирү процессы саклана", - диде.
Вице-премьер сүзләренә караганда, мәгариф оешмаларында температура режимын контрольдә тоту, биналарны дезинфекцияләү, һаваны зарарсызландыру, биналарны җилләтү буенча эшләр дәвам итә. Грипп һәм ОРВИ таралу куркынычы белән бәйле эпидемиологик вәзгыять начарайган очракта, мәктәпләр санитария кагыйдәләре һәм СанПиН нормалары буенча эш итәргә тиеш. Әгәр мәктәптә ОРВИ аркасында 20% һәм аннан да күбрәк бала булмаса, аның җитәкчесе уку процессын туктатып тору турында карар кабул итә һәм чикләүләр кертә.