Сәламәтлек
10 февраль 2025, 15:52

«Сәламәтлек поездлары» йөри башлаячак

Республика клиник хастаханәсе белгечләре Башкортстан районнары буенча медицина рейдына чыга.

«Сәламәтлек поездлары» йөри башлаячак«Сәламәтлек поездлары» йөри башлаячак
«Сәламәтлек поездлары» йөри башлаячак

Республика клиник хастаханәсе белгечләре Башкортстан районнары буенча медицина рейдына чыга.

 

 Г.  Куватов исемендәге республика хастаханәсе табиблары Башкортстан районнары буенча күчмә эшне башлый. Бу хакта төбәк сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Ведомствода бу медицина ярдәмен алу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләделәр. Моннан тыш, белгечләр эше хроник йогышлы булмаган авыруларны, шулай ук ерак торак пунктларда яшәүчеләр арасында куркыныч факторларны иртәрәк ачыклауга юнәлдереләчәк.

Беренче сәфәр 11 февральдә Раевка үзәк район хастаханәсенә булачак, анда кан тамырлары хирургы, невролог һәм акушер-гинеколог пациентларга консультатив медицина ярдәме күрсәтәчәк. Югарыда күрсәтелгән белгечләрдән тыш, пациентларны шулай ук гастроэнтеролог, кардиолог, травматолог, пульмонолог һәм уролог кабул итәчәк. Сәфәрләр планы районның дефицитлы тар белгечләргә ихтыяҗын исәпкә алып формалаштырыла. Кабул итүгә яшәү урыны буенча терапевтта язылырга мөмкин

Аннары Белорет, Бишбүләк, Благовещен, Шаран, Ярмәкәй, Кырмыскалы, Күгәрчен, Кушнаренко һәм Нуриман районнарына бару планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, апрельдән республиканың ерак авылларында медицина тикшерүләре уздыру өчен яңадан «Сәламәтлек поездлары» йөри башлаячак. Маршрутлар иң ерак торак пунктларда яшәүчеләр консультацияләр, шул исәптән тар белгечләр ала алсын өчен барлык районнар буенча төзелә. Башкортстанда 2024 елда «Сәламәтлек поезды» медиклары 170 мең пациент кабул иткән һәм 41 мең тикшерү башкарган.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас