Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 февраль , 11:28

"Сары май – һәр кешегә тарымый"

Сары май тамак туйдыра торган ризык кына түгел.

"Сары май – һәр кешегә тарымый"
"Сары май – һәр кешегә тарымый"

Сары май тамак туйдыра торган ризык кына түгел.

 

Мул тормышта үскән сабый буларак, картыйның нигә болай әйтүен башта аңламаган идем. Чынбарлыкта, сары май тамак туйдыра торган ризык кына түгел икән.

Сары майның (кайнатылган акмай) файдасы турында күптәннән билгеледер. Ул аш-су әзерләгәндә, медицинада, хәтта косметикада файдаланыла. Аның составында витаминнар, микроэлементлар шулкадәр күп. Мисал өчен: тимер, калий, кальций, магний, цинк, фосфор, марганец, бакыр... Нинди генә файдалы матдәләр юк анда!

 

Иң мөһиме турында. Файдасы нидә?

Сары май ашказан-эчәк эшчәнлеген көйли (чөнки анда РР витамины, натрий, фосфор бар), цинк, бакыр хисабына иммунитетны ныгыта, составындагы В витамины һәм калий баш авыртуын баса, сөяк һәм буыннарны ныгыта, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, аны рахит, остеопороз, радикулит, салкын тию һәм төрле җәрәхәтләр кебек авыруларны дәвалаганда  кулланалар.

Йөкле һәм бала имезүче әниләр өчен ул – бәяләп бетергесез кыйммәтле ризык. Шундагы А,Е һәм D витаминнары бала үсешенә яхшы йогынты ясый. Фосфор һәм кальций сөякләрнең формалашуына ярдәм итә. Аннары сары май авырлы хатыннар тарафыннан уңай үзләштерелә.

 

Олы яшьтәгеләр өчен дә сары май файдалы. Беренче чиратта буыннар эшчәнлеген үстерү өчен кирәк ул. Хәтта аның баш тиресендәге процессларга уңай йогынты ясавы, фикерләүне яхшыртуы билгеле. Майлы тиешле күлмдә ашамаган балаларның үсештән артта калуы да бар.

Акмайга караганда сары майның өстенлекләре күбрәк: ул аллергия тудырмый, җиңел үзләштерелә, лактозаның эзе дә юк.

Халык медицинасында аны ангина, кизү, салкын тию, эч кату, радикулит чирләрен, җәрәхәтләрне дәвалауда уңышлы файдаланганнар. Сары май косметологиядә чәчләрне һәм битне тәрбияләү өчен битлекләр әзерләүдә кулланыла. Коры тирене йомшартырга, сырларны шомартырга, вак җитешсезлекләрне бетерергә ярдәм итә. Аның ярдәмендә чәчләрне тукландырырга, үстерергә мөмкин, диләр косметологлар.

Сары май ашаганнар арымый! Бу азыкның бер зарарлы ягы бар – ул артык югары калорияле. Артык ашау симерүгә һәм шуның белән бәйле төрле чирләргә китерүе мөмкин. Тәү чиратта - йөрәк-кан тамырлары системасы һәм ашказаны-эчәк эшчәнлеге чирләре.

Чама белән ашаганда майның бер зыяны да юк. Панкреатит, холецистит, бөер һәм иммун системасы, симезлек белән бәйле чирләргә дучар кешеләргә аны анлап, чамалап ашарга тәкъдим ителә.

Игътибар! Шикәр диабеты, атеросклероз, симерүгә дучар булганнарга сары май ашау бөтенләй ярамый. Бу белгечләр сүзе!

 

Уңган хуҗабикәләр аның иң сыйфатлысын күңелен биреп, яратып ясый, кирәк булса, өйрәтеп тә җибәрәләр. Андый танышларыбыз бар. Өйдә, яккан мич җылысында "мерелдәп" кенә эрегән сары майны кемнәр генә онытты икән? Үзең әзерләгән сары майга җитми инде... Әллә чын сары май тәмен яхшы белгәнгә, әллә кушылмалары күп булганга, сатудагы сары майга кул ашыгып тартылмый.

Фото: ekonomstrojdom.ru, Pinterest

"Сары май – һәр кешегә тарымый"
"Сары май – һәр кешегә тарымый"
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: