Сәламәтлек
7 февраль 2025, 10:45

Бөере ертылган сноубордчыны коткардылар

Табибларның осталыгы  аркасында яшь егет исән калды.

Бөере  ертылган сноубордчыны коткардыларБөере  ертылган сноубордчыны коткардылар
Бөере ертылган сноубордчыны коткардылар

  Дүртөйле дәваханәсе  хирурглары сноубордта егылып төшкәннән соң бөере яртылган 25 яшьлек егетне коткарган.

  БР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, пациентны кабул итү бүлегенә билендә көчле авырту һәм баш әйләнү белән ашыгыч ярдәм бригадасы белән китергәннәр. Егет сноубордтан егылган.

   "Бөердә ябык җәрәхәт булуның барлык билгеләре ачыкланды. Бу гомер өчен куркыныч хәл, ул ашыгыч операция ясауны таләп итә. Операция вакытында хирурглар бөер ертылуын расладылар, ул нык кына кан китүгә китергән. Хирургия бригадасының югары квалификациясе, осталыгы нәтиҗәсендә ашыгыч рәвештә үткәрелгән операция уңышлы узды, кан китүне туктаттылар", - дигән мәгълүмат бирделәр министрлыкта.

    Операциядән соң унынчы көн дигәндә  егетне өенә кайтарып җибәргәннәр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас