Сәламәтлек
6 февраль 2025, 07:52

Ышаныч зур булгач

Ышаныч зур  булгачЫшаныч зур  булгач
Ышаныч зур булгач

Дүртөйле районында яшәүчеләрнең күпчелеге Әңгәсәк авылының өченче санлы терапия бүлегендә ятып дәваланырга телиләр икән. Безне кызыксындырган сораулар белән Әңгәсәк авыл биләмәсе башлыгы Нәфгать Камилҗановка мөрәҗәгатъ иттек.
“Беренчедән, экологик яктан чиста, шәһәр шау-шуыннан читтә, урман кочагында урнашкан авыл җәлеп итә торгандыр халыкны,–дип башлады сүзен авыл биләмәсе башлыгы.
Аннары, район табибларына сүз тидермим, тик шулай да, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм терапия бүлеге мөдире вазифаларын вакытлыча башкаручы югары квалификацияле теш табибы Зилә Әнвәр кызы Габдрафикова җитәчелегендә оста, үз һөнәрен югары дәрәҗәдә башкарган белгечләр халыкның ышанычын яулап алырга өлгерде”.
–Әңгәсәк авылының өченче санлы беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм терапия бүлеге штатында 22 хезмәткәр исәпләнә. Шул исәптән: 2 табиб, 12 шәфкать туташы, 1 хуҗалык мөдире, 2 пешекче, 1 машина йөртүче, 4 җыештыручы. Безнең учреждение Дүртөйле үзәк район хастаханәсенең структур бүлекчәсе булып, пациентларга амбулатор, шул ук исәптән стационар медицина ярдәме күрсәтә. Сигез көндезге һәм сигез тәүлеклек стационар эшли. Теш табибы, участок табибы, физиотерапия, процедуралар, хатын-кызларның күзәтү кабинетлары, азык блогы, клиник лабораториябыз бар,–дип сөйләде Зилә Габдрафикова.
Авыл халкының сәламәтлеге сагында торган уңган хезмәткәрләрне санап китәсе килә. Менә алар: Зәгыйлә Монасыйпова, Чулпан Ваһапова, Гөлнара Галләмова, Ирина Антонова, Лариса Мөхәммәтова, Халидә Зарипова, Вера Алексеева, Әлфинә Нигъмәтҗанова, Гүзәл Сафарова, Юстинә Шәңгәрәева, Любовь Нуркаева, Илидә Ялаева, Любовь Шамиева, Валентина Юминова, Виктор Семенов.
Шунысы куанычлы, 30 - 40 ел стажы булган медицина хезмәткәрләре белән беррәттән яшь белгечләр дә уңышлы эшләп килә. Әйтик, үткән ел «Земство докторы» программасы буенча участок табибы булып яшь терапевт Диана Айрат кызы Шәрипова Әңгәсәккә эшкә кайткан.
«Табиб Шәриповада беренче генә дәвалануым түгел,– дип тәэссоратлары белән уртаклаша Татьяна ханым, – яшь булуына карамастан, аның төпле белемле булуы, пациентлар белән үзен тотышы һәм дәвалау ысуллары миңа бик ошый. Шундый табиблар күбрәк булсын иде».


Фәнис ГАЛЛӘМОВ.

Ышаныч зур  булгач
Ышаныч зур  булгач
Ышаныч зур булгач
Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас