Сәламәтлек
5 февраль 2025, 07:30

Иң мөһиме – халык саулыгы!

Халыкның саулыгы турында кайгырту – җәмгыятебезнең иң төп бурычларының берсе булып тора. Бүген Башкортстанда медицина өлкәсенә аеруча зур игътибар бүленә. Нәтиҗәдә, әлеге тармакның зур үсештә һәм  замана таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә булуы белән горурлана алабыз.

Иң мөһиме – халык саулыгы!Иң мөһиме – халык саулыгы!
Иң мөһиме – халык саулыгы!

Халыкның саулыгы турында кайгырту – җәмгыятебезнең иң төп бурычларының берсе булып тора. Бүген Башкортстанда медицина өлкәсенә аеруча зур игътибар бүленә. Нәтиҗәдә, әлеге тармакның зур үсештә һәм  замана таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә булуы белән горурлана алабыз.

   Моны федераль дәрәҗәдә дә күрәләр. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе Русия Хөкүмәтенең 2024 елда сыйфат өлкәсендәге премиясенә лаек булды. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте һәм әлеге дәваханәнең төбәктә иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе булуын билгеләде.

   “Лаеклы җиңүләре белән дәваханә коллективын тәбриклибез. Барлык хезмәткәрләргә – уңышлар, пациентларга сәламәтлек телибез. Без дәваханәнең матди базасын ныгытуны дәвам итәбез, аның каршында яңа поликлиника төзибез. Бинаның инде түбәсе ябылды, бик матур килеп чыга. Ышанам, киләсе елда без бу поликлиниканы куллануга тапшырачакбыз”,- дип язды Радий Хәбиров.

   Республика клиник дәваханәсендә бүгенге көндә бихисап сандагы медицина хезмәтләре – ашыгыч, планлы, махсуслаштырылган, шул исәптән, югары технологияле ярдәм күрсәтелә, анда уникаль оперцияләр ясала. Клиникада 2 меңнән артык (!) медицина хезмәткәре эшли. Ел дәвамында дәваханәнең стационарында 31 меңнән артык кеше дәвалана, ә поликлиникага 217 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә. Алай гына да түгел, дәваханә табиблары республиканың иң ерак нокталарында яшәүчеләр өчен телемедицина консультацияләре үткәрә.

Иң күп ФАПлар бездә ачыла!

   Ел ахырына кадәр Башкортстанда тагын да 5 поликлиника төзү планлаштырыла, шуларның өчесе – балалар өчен. Яшь пациентлар өчен үз ишекләрен Аскар авылы, шулай ук Яңавыл һәм Учалы шәһәрләре медицина учреждениеләре ачачак. Ә өлкәннәр өчен – Бакалыда һәм Аскында.

   2025 елның гыйнварыннан алып “Озын һәм актив тормыш” дип аталган яңа милли проект тормышка ашырыла башлады. Ул 2030 елга кадәр исәпләнгән. Әлеге проект сәламәтлек саклау объектларын ныгытуга һәм модернизацияләүгә юнәлтелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәктер, Башкортстан – Идел буе федераль округында иң күп халык яшәгән һәм ФАПлар ачылу буенча иң эре лидер булган төбәк.

   Фельдшер-акушерлык пунктлары турында сөйләгәндә, быел республикада тагын да 120 модульле ФАП, шулай ук 9 амбулатория һәм 4 гомум практика табибы офисы ачу планлаштырылуы хакында да әйтеп үтәргә кирәктер.

                             Дүртөйледә ни хәлләр бар?

   Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Гөлназ Фидрат кызы Сабирова белән әңгәмә вакытында ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте:

   -Безнең районда халыкка медицина хезмәтен район үзәк дәваханәсе, 4 табиблык амбулаториясе (Маядык, Мәскәү, Исмаил, Иске Баеш авылларында), Иске Яндыз авылында урнашкан гомум практика табибы офисы, Әнгәсәк һәм Семилетка авылларында эшләп килүче 2 терапия бүлеге һәм 31 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә.

   Поликлиниканың кабул итү куәте зур – сменага   375 кешегә исәпләнгән. Балалар поликлиникасы 200 кечкенә пациентны кабул итә. Стоматология поликлиникасың 100 кешене хезмәтләндерү мөмкинлеге бар. Районда барлыгы 316 койка-урын авыруларны сәламәтләндерүгә тәгаенләнгән, шуларның 10сы – паллиатив, 50се – психиатрия профильле авырулар өчен. Шулай ук көндезге стационар өчен 110 койка һәм психиатрия профильле көндезге стационар өчен 15 койка-урыныбыз бар.

   Әйткәндәй, 2020 елда Дүртөйле районында 200 нәни пациентны кабул итүгә исәпләнгән өр-яңа балалар поликлиникасы ачылган иде. Анда үз эшенә бирелгән табиблар һәм шәфкать туташлары эше белән әти-әниләр бик тә канәгать.

   -Гөлназ Фидратовна, Әнгәсәк авылында урнашкан поликлиника бүлеге турында безнең редакциягә җылы хатлар килә. Берничә сүз әйтеп үтсәгез иде?

   -Район күләмендә уңышлы эшләп килүче медицина учреждениеләренең берсе ул. Поликлиника бүлеге 1992 елда төзелгән ике катлы бинаның беренче катында урнашкан. Икенче катта – стационар.

   Бүгенге көндә Әнгәсәк авыл участок дәваханәсендә капиталь ремонт эшләре бара. Анда стеналар, идәннәр һава алышыну системалары, электр үткәргечләре алыштырыла. Ремонт эшләре тәмамланганнан соң яңа мебель кайтарылачак, медицина җиһазлары яңартылачак. Әлеге вакытта ремонт эшләре 30 процентка башкарылган.

   Капиталь ремонт барган чорда да дәваханә үз эшен туктатмады: бүген ул шул ук бинаның икенче ягына күчерелеп торып, пациентларның сәламәтлеген кайгыртуны дәвам итә.

   Әнгәсәк бүлекчәсе бүген шактый зур территорияне хезмәтләндерә: Әнгәсәк, Җилгәргеч заводы, Аргыш, Чарлак, Йосып авылларында яшәгән 2885 кешегә медицина хезмәтләре күрсәтә.

Гомумән, соңгы чорда гына безнең районда 9 модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Шулай ук Семилетка поселогында урнашкан 2нче поликлиника бүлегендә капиталь ремонт эшләнде, 1 гомум практика табибы офисы һәм 1 табиблык амбулаториясе төзелде һәм кулланышка кертелде, Маядык авылында тагын да бер гомум практика табибы офисы төзеләчәк.

   Менә шулай итеп, “Сәламәтлек саклау” милли проекты, шулай ук Беренчел звеноны модернизацияләү төбәк проектын тормышка ашыру Дүртөйле районында уңышлы алып барыла. -Районда диспансеризация эше ничек куелган?

   -Амбулатор-поликлиника шартларында диспансеризациянең беренче этабында – 21474 кеше, икенче этапта 5433 кеше тикшерүләр үткән. Искәртү медицина тикшерүләре 5385 кешене җәлеп иткән.

   Диспансеризация чаралары вакытында 27 кешедә яман шеш авыруы ачыкланды. Шулай ук 1253 кешедә кан әйләнеше системасы,  212 кешедә сулыш алу юллары, 752 кешедә ашкайнату органнары, 191 пациентта шикәр диабеты чирләре барлыгы ачыкланды. Аларның барсы белән дә сәламәтләндерү буенча киңкырлы эш алып барыла.

   Медицинаны модернизацияләү һәм авыл җирендә яшәгән халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне яңа дәрәҗәгә күтәрүгә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәрвакыт зур игътибар бүлә.

   “Республикада дүрт миллион кеше яши, шуларның өчтән бер өлеше авылларда көн күрә. Моннан 3 ел элек районнар буенча йөри башлагач, миңа фельдшер-акушерлык пунктларының нинди генә экзотик биналарда урнашканнарын күрергә туры килмәде. Ә бездә аларның саны – 1960. Озак вакытлар бу объектларга тиешле игътибар бүленмәгән булган, ә бит авыл халкында нәкъ менә ФАПлар аркылы медицина турында фикер формалаша,- дигән иде Радий Хәбиров.- Шуңа да начар торыштагы барлык ФАПларны алыштыру бурычын куйдык. Һәм без ил Президенты Владимир Владимирович Путинга беренчел звеноны комплекслы модернизацияләү программасын өчен рәхмәтле.

Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында матди-техник база ныгытыла, медицина ярдәме күрсәтү инфраструктурасы үсешә.

  • Демография юнәлешендә алып барылган милли максатлар саллы: республикада яшәүчеләрнең гомер озынлыгын 2030 елга – 78, 2036 елга кадәр 81 яшькә җиткерү бурычы куелган. Ә хәзергә, алынган мәгълүматларга караганда, 2024 елның 11 аена бу күрсәткеч 71,99 яшь тәшкил иткән.
  • Төрле шешләрдән үлүчеләр саны сизелерлек кимегән.
  • Медицина тармагын финанслау максатына 2024 елда 119 миллиард сумнан артык акча бүленгән булса, 2025 елда бу күрсәткеч 137 миллиард сумга басачак.

Авылда яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау

  • Соңгы 3 елда республикада 17 беренчел звено объекты төзелгән һәм куллануга тапшырылган.
  • 4 ел эчендә авария хәлендә булган беренчел звено биналары 3 тапкырга кимегән.
  • Шулай ук “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында республика районнарында 13 медицина оешмасында капиталь ремонт эшләре башкарылган.

   Башкарылган эшләр күпсанлы һәм саллы. Иң мөһиме, аларның мәнфәгатен күрергә һәм киләчәктә илебез киңлегендә иң бай һәм иң сәламәт-бәхетле халык яшәгән республика булып яшәргә язсын безгә!

Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас