Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 февраль , 15:01

Русиядә кайсы очракта медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарта алалар?

Бу хакта белү комачауламас. 

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Гамәлдәге законнарга ярашлы, теләсә нинди медицина оешмасы алты сәбәп буенча кешегә бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарта ала. Аларны Русия Финанс министрлыгы фәнни-тикшеренү финанс институтының  “Моифинансы.рф” проекты белгече Ольга Дайнеко санап үткән.

"Беренче очрак – хезмәтнең ОМС (мәҗбүри медицина страхованиесе) исемлегенә кермәве. Мәсәлән, авыруларны дәвалау белән бәйле булмаган косметологик яки эстетик процедуралар. Икенче очрак – медицина күрсәтмәләре булмау. Әгәр пациент хезмәт күрсәтүне таләп итә икән, ләкин аның кирәкле юлламалары, тикшерү яки медицина нигезләре юк”, — дип сөйләде Дайнеко.

Өченче очрак – поликлиникага медицина учреждениесенә беркетелмичә һәм дәвалануга юлламасыз мөрәҗәгать итү. Пациентка планлы ярдәм ул беркетелгән медицина оешмаларында күрсәтелергә мөмкин, аңа ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм таләп ителгән очраклардан тыш.

Белгеч сүзләренчә, әгәр кешенең ОМС полисы булмаса, бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарта алмыйлар. Документның булу-булмавы мәгълүматлар базасы буенча тикшерелә. Әмма әгәр пациент мәҗбүри медицина страховкасы системасында теркәлмәгән булса, планлы хезмәтләр аңа күрсәтелмәячәк.

Бишенче очрак – график буенча узылмаган диспансеризация. Әгәр пациент 40 яшьтән кечерәк булса һәм бер ел элек диспансеризация узган булса, аңа медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартырга мөмкиннәр, ди Дайнеко. Әмма бу очракта пациент профилактик медицина тикшерүенә хокуклы.

 

Алтынчы очрак – медицина учреждениесенең ОМС буенча эшләмәве. Шәхси клиникалар, әгәр аларның мәҗбүри медицина страхованиесе системасы белән килешүләре булмаса, түләүсез хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокуклы, дип нәтиҗә ясаган Дайнеко.

Әгәр түләүсез медицина ярдәменнән баш тарту нигезсез булса, Дайнеко медицина учреждениесе хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Бүлек мөдире яки баш табиб исеменә язылган гариза проблеманы урында хәл итәргә ярдәм итәчәк, ди эксперт. Ул шулай ук русиялеләрне страховка компаниясе белән элемтәгә керергә чакырган – оешманың телефон номеры ОМС полисында күрсәтелгән.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: