Бүген яман шеш авыруының арта баруы бар дөнья халкын зур борчуга сала. Пациентлар һәм аларның гаилә әгъзалары арасында аңлату эшләре алып бару, яман шеш авыруын булдырмау һәм иртә стадиядә тотып алып дәвалау өчен түбәндәге киңәшләргә колак салу файдалы булыр.
Белгечләр әйтүенчә, яман шешне даими искәртү тикшеренүләре һәм диспансеризация ярдәмендә диагнозлау мөмкин. Чирне булдырмауның иң яхшы искәртү чарасы дип сәламәт яшәү рәвешен алып бару исәпләнә. Атап әйткәндә:
Яман шеш чирләрен иртә стадиядә ачыклау, нигездә, нәтиҗәлерәк дәвалау ысулын табарга ярдәм итә. Мәсәлән, тәмәке тартуны ташлау, 50 яшьтән өлкәнрәкләрнең кирәкле анализларны даими тапшырып тору һәм колоноскопия үтү, 30 яшьтән узган хатын-кызларга ел саен яман шеш авыруларын ачыклаучы скрининг узу киңәш ителә.
Бу уңайдан сезнең игътибарга эксперт киңәшен җиткерергә булдык, дуслар.
Замир Салих улы Абдуллин, торакаль онкология бүлеге табиб-онкологы:
“Иммунитетны күтәрү, яман шеш авыруын искәртү өчен, тәү чиратта, физкультура белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәк. Ризык төрле булырга тиеш: ит,яшелчә һәм җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр һәрчак өстәлдә булсын. Көн саен 1,5 литр су эчәргә онытмагыз.
Тәмәке тартудан һәм спиртлы эчемлекләр кулланудан баш тартыгыз. Әгәр кеше тарта икән, әкренләп ташларга кирәк. Кинәт тартуны ташлау да яман шешкә китерергә мөмкин.
Марат Галиәкбәр улы Галеев, табиб-онколог, күкрәк бизе яман шеше, тире яман шеше һәм реконструктив-пластика хирургиясе бүлеге мөдире:
"Яман шеш авыруының арта баруы бар кешелекне зур борчуга сала. Безнең республикада ешрак күкрәк бизе яман шеше, үпкә яман шеше, простата бизе яман шеше киң таралган. Шуны онытмыйк: никадәр иртәрәк төгәл диагноз куелса, чирне шулкадәр уңышлырак дәвалау мөмкин. Соңгы елларда бу эштә диспансеризация бик нык ярдәм итә: безгә еш кына тикшерелү үткән вакытта әле беленеп тә бармаган шешләрне ачыклап мөрәҗәгать итәләр.
Фото: ufa.doctown.ru