Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 февраль , 20:28

Невролог яшүсмерләр арасында массакүләм пеләшләнү сәбәпләрен атады

 Яшүсмерләр пеләшләнү аркасында трихологларга ешрак мөрәҗәгать итә икән хәзер...

Невролог яшүсмерләр арасында массакүләм пеләшләнү сәбәпләрен атады
Невролог яшүсмерләр арасында массакүләм пеләшләнү сәбәпләрен атады

Социаль челтәрләрдә мондый иртә алопециянең мөмкин сәбәпләре турында фикер алышалар. Һәм шулай ук медицина ярдәме белән чәч үсешен торгызу һәм фолликулларны күчереп утырту процедуралары күз алдында кыйммәтләнә, дип зарланалар. Трихологлар төп сәбәпләр арасыннан яшүсмерләрнең баш сәламәтлеге начарлануын атады, шул исәптән стресс, кан тамырлары эшендә тоткарлыклар һәм гәүдә торышы бозылу. Шулаймы? Ни өчен бөкрәю һәм "утыручан" яшәү рәвеше чәчләрне иртә югалтуга китерергә мөмкин, һәм үзеңә ничек ярдәм итәргә соң? Бу турыда табиб-невролог, "Инвитро" рефлексотерапевты Лидия Смирнова сөйләде.

— Бу сорауга җавап бирү өчен чәч төзелешен аңларга кирәк. Ул тышкы өлештән — без тире өслегендә күргән үзәк өлештән һәм тире калынлыгында урнашкан яшерен өлештән — тамырдан (фолликуладан) торган катлаулы системадан гыйбарәт. Аның эшен компонентларның тулы бер системасы: май һәм тир бизләре, махсус күтәргеч мускул, кан тамырларының тармакланган челтәре һәм сизгер нерв җепселләре тәэмин итә. Чәчнең тормыш циклында төп рольне аның нигезе — матрицалы суган уйный, — ди табибә ханым. — Нәкъ менә монда яңа чәч формалашу һәм үсү бара. Чәч үсешенең начараюы, барыннан да элек, чәч фолликулларына кан агымының бозылуы һәм нерв импульсларының үтүендә тоткарлыклар аркасында килеп чыга.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Невролог яшүсмерләр арасында массакүләм пеләшләнү сәбәпләрен атады
Невролог яшүсмерләр арасында массакүләм пеләшләнү сәбәпләрен атады
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: