Сәламәтлек
31 Января 2025, 10:25

Иренмичә эшлә, даруны онытырсың!

Җир шарында миллионнарча кеше югары кан басымы белән интегә.

Иренмичә эшлә, даруны онытырсың!Иренмичә эшлә, даруны онытырсың!
Иренмичә эшлә, даруны онытырсың!

Җир шарында миллионнарча кеше югары кан басымы белән интегә. Күпләр гомере буена дару төймәләрен эчәргә мәҗбүр, шунсыз яшәүне алар күз алдына да китерә алмыйлар.

   Чирдән дарусыз гына котылу мөмкинме? Киңкырлы тикшерүләр үткәргәннән соң, галимнәр, нәтиҗәләрне бәяләп, физик күнегүләрнең гипертониягә каршы даруларга караганда да тәэсирлерәк чара булуын билгеләгән.

   Алар әйтүенчә,  физик күнегүләр кешенең яше, гәүдә авырлыгы һәм кан басымы дәрәҗәсенә карамастан, бик тиз арада файда китерәләр икән. Бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм паралич сугу ихтималын күпкә киметә икән.

Фото: medvestnik.by

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас