Сәламәтлек
30 гыйнвар 2025, 05:00

Скандинавча йөрисезме?

Бу спортны урта һәм өлкән яшьтәгеләр сайлый. ⠀

culture.ruculture.ru
Фото:culture.ru

Скандинавча йөрү организмга бик файдалы. Гадәттәгечә йөргәндә мускулларның 60%ы хәрәкәтләнә, ә Скандинавия йөреше вакытында 90%.

Әлеге төр спортны урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр сайлый. ⠀

50 яшьтән соң хатын-кызлар өчен скандинавия йөреше нәрсәсе белән файдалы?

*Югары сәламәтләндерү потенциалына ия.

*Чыдамлылыкны арттыра. Стресслы халәтләргә юл куймый, депрессиядән котылырга ярдәм итә.

*Эчке органнарны кан белән тәэмин итүне яхшырта, йөрәк эшчәнлеген нормага китерә.

*Баш миен кан белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрә.

*Йөрешне координацияләүне яхшырак итә, тигезлекне нормага китерә.

*Күп энергия таләп итә, шуның белән метаболизмны активлаштыра, шикәр дәрәҗәсен нормага җиткерә һәм күп кенә калорияләрне яндыра, артык килограммнардан котылуга ярдәм итә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас